Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Сергей Плеханов: «Бу егет-кызлар Россиядә, бигерәк тә, Татарстанда беренче тапкыр»

Сергей Плеханов: «Бу егет-кызлар Россиядә, бигерәк тә, Татарстанда беренче тапкыр»

admin 09.07.2019

(9 июль 2019) Составына Эдинбург университеты укытучылары һәм студентлары кергән Шотландиядән килгән делегация Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында таныштыру экскурсиясендә булды. (ФОТО)

Делегация из Эдинбургского университета Шотландии (09.07.19)

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм халыклар дуслыгы йорты, Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясе эшчәнлеге белән таныштыру экскурсиясен Дуслыке йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова һәм Яшьләр Ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров оештырды.

Кунаклар Ассамблея һәм Дуслык йорты тарихы, «Миллият сорау һәм — җавап» телетапшыруы турында белделәр, милли-мәдәни автономияләр офислары, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, Мәгълүмат үзәге, Дуслык музее һәм башка залларны күрделәр.

Белешмә. Эдинбург университеты — Шотландия башкаласы Эдинбург шәһәрендә урнашкан дәүләт университеты, «Расселл» группасы һәм Европа тикшеренү университетлары лигасы әгъзасы. Ул 1583 елда ачылган һәм бүгенге көндә Бөек Британиядәге иң .олы университетлар исемлегендә алтынчы урынны алып тора. Шәһәрнең иске өлешендәге күп кенә биналар аның карамагында. Университет структура ягыннан 20 мәктәпне үз эченә алган өч колледждан тора.

Делегация из Эдинбургского университета Шотландии (09.07.19)

Группа җитәкчеләренең берсе, Эдинбург университетының икътисад фәне укытучысы Сергей Плеханов Россия һәм Татарстанга килү максаты турында сөйләде:

«Без Эдинбург университетыннан. Группабызда университеттан минем белән бергә дүрт укытучы-җитәкче. Барыбыз да икътисад фәнен укытабыз. Безнең белән 16 егет-кыз. Кызыксынуларына нигезләнеп аларны 500ләп студент сайлап алдык. Барысы да икътисадны өйрәнәләр».

Сергей Плеханов әйтүенчә, ел саен экскурсия өчен 3-4 кызыклы булган ил сайлана. Юлга кузгалыр алыданнан студентларга сайлап алынган илнең тарихы, мәдәнияте һәм икътисади хәле турындагы әдәбият бирелә, ә сәяхәт барышында күп кенә дәүләти, дәүләти булмаган һәм хосусый оешмалар белән очрашабыз. Болай эшләү без сәяхәт кылган илдә тормыш ничек урнаштырылганлыгын белү өчен кирәк.

«Бу юлы без Россияне килеп күрергә булдык. Әлеге студентлар Россиядә, бигерәк тә, Татарстанда беернче тапкыр. Без инде республиканың төрле оешмаларында булдык, сезнең оешманы (Дуслык йорты) да килеп күрергә тәкъдим иттеләр», — дип сөйләде Сергей.

Делегация из Эдинбургского университета Шотландии (09.07.19)

Экскурсия барышында студентлар Ассамблея структурасы, Идел буе халыкларының милли составы, Идел буе немецлары язмышы һәм Татарстанда гомер итүче греклар саны белән актив кызыксындылар.

Делегация из Эдинбургского университета Шотландии (09.07.19)

Экскурсия ахырында Наталья Мясникова Татарстанның җиденче сыйныф укучылары өчен оештырылучы Дуслык һәм татулык дәресләре турында сөйләде, ә Тимур Кадыйров Яшьләр Ассамблеясе тарафыннан оештырылучы проектлар белән таныштырды. Кунакларга Ассамблея һәм Дуслык йорты эшчәнлеге турындагы видеотасманы күрсәттеләр.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Фәрит Мөхәммәтшин: «Россия күпмилләтле халкының йолалары белән яши»
Далее: «Россия халыклары милли бәйрәмнәре» VI Бөтенроссия фотоконкурсына гаризалар кабул ителә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57