(27 март 2020) Күренекле татар шагыйре, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты дусты, журналист, дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Роберт Миңнуллин вафат. Аңа 72 яшь иде.
Роберт Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районы, Нәҗәде авылында туган. 1973 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Озак еллар «Казан утлары» журналында — бүлек редакторы, җаваплы секретарь, Татарстан телевидениесендә — баш редактор, «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасында мөхбир, баш редактор булып эшли.
1995—1999 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәни һәм милли мәсьәләләр комиссиясе рәисе, 2000—2004 елларда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары вазыйфаларын башкара.
1988—1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе, 1990 елдан — Татарстан халык депутаты, 1990—1995 елларда — Татарстан Югары Советы Президиумы әгъзасы, 1979 елдан — Татарстан Язучылар союзы идарәсе әгъзасы, 1995 елдан — «Сабантуй» газетасының шеф-редакторы, төрле елларда «Казан утлары», «Татарстан», «Идел», «Салават күпере», «Сәхнә», «Татар иле», «Сабыйга» кебек басмаларның редколлегия әгъзасы, «Татарстан» телерадиокомпаниясенең Попечительләр советы әгъзасы.
Роберт Миңнуллин киң җәмәгатьчелеккә бихисап шигырьләр, җырлар һәм балалар өчен әсәрләр авторы буларак таныш. Ул 90нчы еллар өчен популяр булган «Әнкәмнең догалары» җыры авторы. «Дөньядагы иң зур алма» (1992) китабы өчен шагыйрь халыкара әдәби бүләк — Г.-Х. Андерсен исемендәге диплом белән бүләкләнә. Аның исеме танылган әкиятченең мактаулы исемлегенә кертелгән. 1998 елда «Мәгариф» нәшрияты тарафыннан бастырылган «Күчтәнәч» китабы өчен шагыйрьгә Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе тапышырла.
Халыклар Ассамблеясе һәм Дуслык йортын Роберт Миңнуллин белән аеруча да җылы хатирәләр бәйли. Шагыйрь биредә уздырылган мәдәни чараларның даими кунагы иде. 2018 елда Дуслык йортында ул үзенә 70 яшь тулу уңаеннан «Халыклар Р.Миңнуллинны укый» әдәби кичәсен үткәргән иде. 2019 елда Роберт Миңнуллин Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов алып барган «Миллият сорау һәм җавап» тапшыруы кунагы булды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге