Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Шамил Садриев турниры татарстанлыларның җиңүе белән тәмамланды

Шамил Садриев турниры татарстанлыларның җиңүе белән тәмамланды

admin 16.12.2015

(16 декабрь, 2015 ел) Түбән Камада легендар көрәшче Шамил Садриев истәлегенә билбаулы көрәш буенча турнир уздырылды. Әлеге турнирда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм Казахстаннан спортчылар катнашты.

Россиянең атказанган спорт остасы, икешәр тапкыр дөнья һәм Европа чемпионы Шамил Садриев истәлегенә үткәрелгән Бөтенроссия бәйгесе шәһәрнең «Дружба» спорткомплексында оештырылды.

Шамил Садриев Татарстан спортында якты эз калдырган спортчы. Ул беренчеләрдән булып көрәшнең берничә төрендә дә – самбо, дзюдо, кул сугышы, ирекле һәм грек-рим көрәше буенча уздырылган халыкара һәм ил күләмендәге ярышларда уңышка ирешә алды. Ул – Татарстаннан иң беренче булып, билбаулы көрәш буенча Россиянең атказанган спорт остасы дәрәҗәсен яулаган спортчы.

NMR_8984_preview

Бәйге быел алтынчы тапкыр үткәрелде. Ярышларда Россиянең төрле төбәкләреннән генә түгел, ә Казахстаннан да спортчылар килгән. Россия регионнарыннан үз көрәшчеләрен 30 команда тәкъдим итте. Биредә 18 яшькә кадәрге 205 көрәшче билбаулы көрәшнең ирекле стилендә бил алышачак. Егетләр өчен – 10, ә кызларга 7 үлчәү авырлыгы билгеләнгән иде.

Ике көн дәвамында келәмдә кызу көрәш барды. Аның нәтиҗәләре буенча беренчелекне Татарстан спортчылары яулады – 17 авырлык үлчәвендә 12 алтын медаль безнең көрәшчеләргә тагылды, дип җиткерде Татарстанның Билбаулы көрәш федерациясе матбугат хезмәте.

Мәгълүмат  http://intertat.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57