Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Шаян ТВ» татарча балалар каналы тәкъдим ителде

«Шаян ТВ» татарча балалар каналы тәкъдим ителде

admin 26.01.2018

(26 гыйнвар 2018) «Болгар» радиосы бинасында «Шаян ТВ» балалар каналын тәкъдим итүгә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада «Яңа гасыр» телеканалының генераль директоры Илшат Әминов катнашты.

«17 гыйнварда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка татар телендә балалар каналы проекты тәкъдим ителде. Татар телендә эшләүче «Шаян ТВ» республика телевизион балалар каналы 1 февральдә «ТНВ Татарстан» һәм ТНВ «Планета» телеканалларында эшли башлаячак. Аның төп максаты — белем бирү һәм татар телен, мәдәниятен тарихын популярлаштыру», — дип сөйләде Илшат Әминов.

Әминов сүзләренчә, «Шаян» каналы редакциясе «Болгар» радиосы бинасында эшләячәк. Каналда 20 дән артык оригиналь программа, уен-шоулар, мультипликацион фильмнар урын алачак.

«Телевизион тапшыруларны карау буенча яшь һәм психологик үзенчәлекләре истә тотып, түбәндәге яшь категорияләренә бүлдек: 3-7 яшь, 7-11 яшь, 11-15 яшь», — диде генераль директор.

Яңа каналны балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар иҗат берләшмәсе башлыгы Рамилә Сәхабетдинова җитәкләячәк.

Илшат Әминов каналның бюджеты турында төгәл сумма әйтмәде.

«һәрхәлдә «Карусель» балалар каналыныкы кебек елына 900 миллион сум булмас дип ышанам», — диде ул.

Каналның төп герое шук һәм кызыксынучан малай Шаян булачак. Аның дуслары үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, электрон уенчык Маэмай.

«Шаян» каналында «Җырлы селфи», «Уймак», «Татарча өйрәнәбез», «Шома бас», «Кичке әкиятләр», «Күчтәнәч» һәм башка тапшырулар чыгачак.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов Минзәләдә яшәүче милләт вәкилләрен кунакка чакырды
Далее: Халыклар Дуслыгы йортында Себер осталары фотокүргәзмәсе ачылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57