Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Шәйхразыев: «Халык санын алу вакытында милләтне сайлауга аңлы якын килү мөһим»

Шәйхразыев: «Халык санын алу вакытында милләтне сайлауга аңлы якын килү мөһим»

admin 13.10.2021

(13 октябрь 2021) Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Казанда узган утырышта әйтте.

«Дәүләт 10 елга бер тапкыр үз халкының исәбен алуны үткәрә, һәм бу бик мөһим чара, чөнки әлеге мәгълүматлар нигезендә алдагы 10 елга финанс, социаль сәясәт формалаша. Россиядә 147 млн кеше яши, алар 190 милләт вәкиле. < … > 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча татарлар 5,3 млн, шуларның 2 млннан артыгы Татарстанда яши, 1 млннан артыгы – Башкортстанда, калганнары – илебезнең төрле төбәкләрендә», – дип хәбәр итте спикер.

Шуңа бәйле рәвештә, ул алда торган халык санын алу вакытында үз милләтен сайлауга аңлы якын килүнең мөһимлегенә игътибар итте. Төгәл милли үзаңы булмаган гаиләләр бар, шуңа күрә хәзер бу мәсьәләне гаилә советына чыгарырга кирәк.

«Кайберләребез, мөгаен, рухы, чыгышы буенча татарлар буларак, телне белмидер, әмма без аларга татарлар булып калулары өчен бик рәхмәтле. Гаилә советына җыелырга һәм уртак карарга килергә кирәк: без барыбыз да татарлар, әйдәгез, татарлар дип языйк», – дип әйтте Васил Шәйхразыев.

Ул халык санын исәпкә алу вакытында анкета мәгълүматларын тутыруның электрон вариантын да кулланырга мөмкин булуын искәртте.

Шулай ук утырышта катнашучылар Россиянең төрле төбәкләрендә татарлар күпләп яши торган урыннарда телне саклау мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар. Шуларның берсе – мәчетләр төзү мөмкинлеге. Утырышта катнашучылар фикеренчә, милли үзенчәлек һәм динне торгызу арасында үзара бәйләнеш бар.

Татар-информ материалы тәрҗемәсе

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57