(6 октябрь, 2015 ел) 9 октябрь көнне Татарстанның Балтач районында “Шәҗәрә — безнең тамырлар” дигән чара уздырылачак. Анда Татарстан һәм тулаем Россиядән 100 вәкил катнашуы көтелә.
Әлеге чара Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы тарафыннан оештырыла. Шул уңайдан БТК Башкарма комитетында матбугат конференциясе булды.
“Шәҗәрәләргә бәйле чаралар моңа кадәр әлеге чара аерым җирлекләрдә генә үткәрелә иде. Быел исә без аны Бөтенроссия күләмендә оештырырга булдык һәм киләсе елларда аны дәүләт программасына да кертү мәсьәләсе карала”, — диде бүген БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров журналистлар белән очрашуда.
Аның сүзләренчә, Балтачка Түбән Новгород, Ульяновск, Свердловск, Екатеринбург,Чиләбе, Киров, Әстерхан, Волгоградтан һәм Удмуртия, Чувашиядән барлыгы 100 вәкил чакырулы. Анда “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчеләре киләчәк. Шулай ук ТР Милли архивы белгечләре дә “Шәҗәрә — безнең тамырлар” чарасында чыгыш ясар дип көтелә. Алар шәҗәрәне төзү өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген, кая мөрәҗәгать итү мөмкинлеге хакында мәгълүмат бирәчәк.
Катнашучылар өчен семинар-киңәшмә үткәрү, Балтач районының Карадуган, Ципья авылларындагы музейлар, әлеге җирлектә яшәүче үзенчәлекле гаиләләр, сирәк һөнәр ияләре белән танышу да күздә тотыла.
“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова хәбәр иткәнчә, чарада төп игътибар хатын-кызларга юнәлдереләчәк. “Без 6 стенд эшләдек. Аларда тимерче хатын-кыз, тракторчы хатын-кыз, 46 ел буе балаларга белем биргән укытучы ханым, табибә һ.б. турында мәгълүмат урнаштырылачак. Шулай ук 4 төрле номинациядә ханымнарны билгеләп үтәргә ниятлибез, — диде ул. – Безнең максат — чарага килгән хатын-кызларга шәҗәрә төзегәндә нәсел тарихын гына түгел, ә авылның, җирлекнең тарихын да өйрәнеп, яшь буынга тапшырырга бурычлы булуны аңлату”, — диде ул.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды