Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Шәймиев: «Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр Россияне төрле яклап ныгытуга йөз тота»

Шәймиев: «Конституциягә кертеләчәк төзәтмәләр Россияне төрле яклап ныгытуга йөз тота»

admin 22.06.2020

(22 июнь 2020) Россия Федерациясенә тәкъдим ителгән төзәтмәләр тышкы һәм эчке факторларны исәпкә алып, илне төрле яклап ныгытуга юнәлдерелгән. Бу хакта Татарстанның беренче Президенты һәм Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев әйтте.

«Иң мөһиме — Төп закондагы барлык нигезләмәләрнең бернинди тайпылышсыз үтәлүе. Аерым алганда, РФ Конституциясе барлык халыкларның да туган телләрен саклауны гарантияли. Конституция гаранты — безнең Президент һәрчак һәр халык өчен дә туган телнең, ана теленең әһәмиятен билгели», — диде Минтимер Шәймиев.

Аның сүзләренчә, төзәтмәләр кертелгән Конституция ил Президенты Владимир Путин белән бер дулкында эшләүгә йөз тота, бу хакимиятнең тотрыклы булуына нигез булып тора.

«Тотрыклы хакимият — имин, уңышлы үсә торган ил», — диде Татарстанның Дәүләт киңәшчесе.

Гомумхалык тавыш бирү көне 1 июльдә булачак. Татарстанда Россия Конституциясенә кертеләчәк төзәтмәләр өчен алдан тавыш бирү 25 июньдә башланачак.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: БДБ илләре уеннарын Казанда 4-11 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла
Далее: Ассамблея һәм Дуслык йорты Җиңү Парадына багышланган видеотасма әзерләде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57