(29 гыйнвар, 2016 ел) Татарстанда «Минем гаиләмнең шәмаиле» дигән республика акциясе узган иде. Диния нәзарәте оештырган чара уңаеннан видероликлар да эшләнде. Нәкъ шушы хезмәтләр «Синең эшең!» социаль реклама конкурсында җиңү яулады.
Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, дипломны «Минем гаиләмнең шамаиле» проекты кураторы, мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыровка тапшырдылар.
«Шәмаил – динебезне, милләтебезне саклауда зур роль уйный. Мин рус шәһәрендә тәрбияләнеп үстем. Балачак дусларым да рус милләтеннән иде. Алар белән уйнаганда, төрле биеклекләрдән сикергәндә алар чукына торган иде, ә мин бу вакытта өебез түрендә эленеп торган шәмаилне искә төшерә идем. Йортыбызның шәмаиле, башкаларга ияреп табынудан саклап калды дисәм дә, арттыру булмас», — ди хәзрәт үзе.
Р. Батыров шулай ук бүгенге көндә Татарстанда бер генә сәнгать мәктәбендә дә шәмаил ясау серләренә өйрәтмәүләренә борчылуын белдерә. Заманында гарәп язуын белгән кешеләр пыялага буяу һәм көмеш кәгазь (фольга) кулланып, «Аятел көрси» һәм Коръәннән бүтән кечерәк сүрәләр язып элгәннәр. Сәнгатьнең бу тармагы бүгенге көндә гыйльми нигездә өйрәнелеп, дини уку йортларында да кертелә башлады. Каллиграфиягә өйрәтсәләр дә, шәмаил ясау серләренә төшендерү практикасы, чыннан да, аксый шул. Шулай да, кайчандыр халык сәнгате саналган шәмаил, бүген профессионаллар кулында икәнен дә онытмаска кирәк.
«Минем гаиләм шәмаиле» дип аталган россиякүләм татар шәмаиле конкурсын оештыру — нәзарәттәгеләрнең күптәнге хыялы иде. Әлеге акция ярдәмендә милли һәм дини асылыбызга якынаю күздә тотылды. Рөстәм хәзрәт сүзләренә караганда, чараның максаты — халкыбызның күптәнге рухи хәзинәсе булган татар шәмаилләренә карата халыкның игътибарын арттыра.
«Синең эшең!» конкурсы нәтиҗәләрен Череповец шәһәрендә ясадылар. Аны шәһәр мэриясы, «Өйгә юл» хәйрия фонды һәм Череповец дәүләт университеты оештырды. Бәйге 5 ай дәвамында барды. 26 шәһәрдән өч номинациядә 222гә якын эш кабул ителде. Иң күп эшләр Диния нәзарәте катнашкан «Социаль видеоролик» номинациясенә кабул ителгән.
ТР МДН тарафыннан икенче ел үзенчәлекле иҗтимагый роликлар әзерләнә һәм киң җәмәгатьчелеккә таратылып килә. Изгелеккә, мәрхәмәтле булырга чакырган, ислам кыйммәтләрен дәгъватлаган, татар халкының традицион рухи мирасын күрсәткән әлеге роликлар бүгенге заман җәмгыятьтә үзара җылы элемтәләр коруның яңа бер алымы булып тора. Әлегә Россия мөфтиятләре арасында социаль роликлар эшләү белән бары тик ТР МДН генә шөгыльләнә, дип хәбәр итә Диния нәзарәте матбугат үзәге.
Ә Татарстанда уздырылган конкурс пыялага ясалган шәмаилләрне популярлаштыру, сәләтле кешеләрнең, укучыларның иҗади үсешенә ярдәм итү, яңа талантларны ачыклау, тарихыбызга, бабаларыбызга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, рухи культураны күтәрү, борынгы шәмаилләрне барлау һәм саклауны күз алдында тотып эшләнгән иде.