(22 апрель, 2016 ел) 22 апрель сәгать көндезге 3тә Казанда М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында (Щапов урамы, 37) шигырь укучыларның Габдулла Тукай исемендәге VI халыкара конкурсына йомгак ясалачак.
Бөек шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан үткәрелгән конкурста катнашу өчен 450гә якын гариза бирелгән (200е — Казаннан, 140ы – Татарстан районнарыннан, 105е – Россия төбәкләреннән). Быелгы конкурста беренче тапкыр Кытай, Индонезия, Төркия һәм башка илләрдән шигырь укучылар катнашкан.
ТР Театр әһелләре берлегеннән шул хакта хәбәр итүләренчә, 18-20 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында үткән финал турларына мәктәпләрдәге, районнардагы иң яхшы шигырь укучылар чакырылган. Җиңүчеләр исеме гала-концертта игълан ителәчәк. Төп урыннардан тыш, һәр яшь категориясендә “Оригиналь укыган өчен”, “Татар шигъриятен һәм әдәбиятын пропагандалаган өчен”, “Үзе иҗат иткән шигырь өчен” номинацияләре буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк.