Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм Бохарада төшерелә башланачак

Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм Бохарада төшерелә башланачак

admin 23.12.2025

Бохарада 26 декабрьдә күренекле дин галиме һәм мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани турында нәфис фильм төшерелә башлаячак. Бүген фильмның режиссеры Рамил Төхфәтуллин белән төп рольне башкарачак артист Булат Гатауллин Үзбәкстанга юл тотты.

Фото: © Рамил Гали/архив

«Безгә фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова да кушылачак. Калган бөтен команданы фильмны төшерәчәк киностудия туплады. Бу фильмның беренче «Мотор» сүзе Бохарада яңгыраячак. Безнең команда Үзбәкстанда 2 атналап эшләргә ниятли», — диде Рамил Төхфәтуллин «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Укытучы» дигән тулы метражлы кинотасманы төшерүдә «Мосфильм» киноконцерны» базасында «Фильм Фьюжн ПРО», РФ Мәдәният министрлыгы, Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы кинематография агентлыгы һәм «Татаркино» ТР Дәүләт бюджет учреждениесе катнаша.

Дин галименең балачагы, үсмер чагы һәм аның галим буларак формалашу еллары «Укытучы» кинофильмының сюжет нигезенә ятачак.

Фильмның икенче өлеше Татарстанда төшереләчәк.

Татарстан халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге, Татар-информ материаллары буенча

Continue Reading

Previous: Лаеш районының Татар Янтыгы мәдәният йортында «Без тарихта эзлебез» кичәсен үткәрделәр

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57