Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Укытучы» фильмы Татарстанда һәм Үзбәкстанда төшереләчәк

Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Укытучы» фильмы Татарстанда һәм Үзбәкстанда төшереләчәк

admin 03.06.2025

Татарстан Республикасы территориясендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган «Укытучы» фильмын төшерү — июльгә, Бохара һәм Сәмәркандта исә 2025 елның октябренә билгеләнгән. Дин белгеченең балачак еллары, үсмерлек чоры һәм галим буларак формалашуы фильмның нигезенә ятачак.

Кичә Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин һәм аның урынбасары Ришат Хәмидуллинга нәфис фильмның идеясен тәкъдим иттеләр. Мөфти проект авторлары белән Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш эшчәнлеге һәм хезмәтләре турында белешмәләр белән уртаклашты.

фото: Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге

«Татаркино» директоры Миләүшә Айтуганова билгеләп үткәнчә, алардан тыш, тулы метражлы тарихи фильмны төшерүдә «Мосфильм» киноконцерны» федераль дәүләт унитар предприятиесенең «Фильм Фьюжн Про» кинокомпаниясе, РФ Мәдәният министрлыгы һәм Үзбәкстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Кинематография агентлыгы катнаша.

«Укытучы» фильмы Татарстан һәм Үзбәкстан киноучреждениеләренең хезмәттәшлеге кысаларында төшерелә. Элегрәк картинаның сценариен Салават Юзеев язачак дип хәбәр ителгән иде.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Рәисе эшлекле сәфәр белән Ингушетиягә килде
Далее: Рөстәм Миннеханов: «тарихи буларак татарлар һәм кыргызларны бик күп нәрсә берләштерә»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57