Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Шома бас» татар биюләрен башкаручылар бәйгесендә җиңүче сәхнә киеме тегәргә премия алачак

«Шома бас» татар биюләрен башкаручылар бәйгесендә җиңүче сәхнә киеме тегәргә премия алачак

admin 09.11.2017
(9 ноябрь, 2017 ел) Свердловск өлкәсендә татар биюләрен башкаручылар арасында “Шома бас” дип аталган өлкә бәйгесе узачак. Свердловск өлкәсе Татар конгрессы хәбәренчә, мондый бәйге беренче тапкыр үткәрелә.

Бәйгенең сайлап алу этабы һәм Гала-концерты 9 декабрьдә Екатеринбургта, Свердловск дәүләт өлкә халык иҗаты сараенда булачак.
Татар халык бию сәнгатен таныту, сәнгатькәрләрнең осталыгын үстерү максатын куйган бәйге өлкәнең һәм Татарстанның Мәдәният министрлыклары, Татарстанның Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәмендә оештырыла.
Чыгышлар төрле номинацияләрдә – балалар һәм өлкәннәр ансамбльләре, соло һәм дуэтлар аерым бәяләнәчәк.
Иң матур чыгышлар Гала-концертта тәкъдим ителәчәк. Гран-при иясенә бүләккә татар милли сәхнә киемнәрен тегү өчен 100 мең сум күләмендә сертификат тапшырылачак.

Продолжить чтение

Назад: Россиядә халык санын алу көннәрен билгеләделәр
Далее: Ирек Шәрипов: «Татарстанда үз халкыбыз өчен татар телен белү гадәти хәл булырга тиеш»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57