Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Шура” журналы Россиянең төрле төбәкләренә таралачак

“Шура” журналы Россиянең төрле төбәкләренә таралачак

admin 14.01.2015

(14 гыйнвар) Имамнар өчен нәшер ителә торган “Шура” журналы Россиянең төрле төбәкләренә таралачак. Ул кварталга бер тапкыр чыга.   ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан “Шура” журналы чыгарыла. Әлеге альманах кварталга бер тапкыр татар телендә басыла һәм республиканың барлык имамнарына өләшенә. Хәзерге вакытта ТР мөселманнары Диния нәзарәте әлеге басманы башка төбәкләргә дә тарату өстендә эш алып бара.

Шура

Бу хакта бүген журналистларга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин хәбәр итте.

“Әлеге журналда ислам диненең нигезләре урын алган. Быел ул басманы Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче имамнарга да таратырга ниятлибез”, — диде ул.

Искәртеп үтәбез: альманах башта фәкать мәчет имамнарына гына таратылса, сораучылар, кызыксынучылар күп булу сәбәпле, “Шура” журналын “Хузур” нәшрият йорты кибетләренә сатуга чыгарырга карар кылынган иде. Альманахка вәгазьләр, төрле дини сорауларга җаваплар, тарихи очерклар, дин әһелләре турындагы язмалар, иске татар имлясындагы текстлар урнаштырылган. Мөхәррире – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Тарихтан мәгълүм булганча, “Шура” исемендәге басма инкыйлабка кадәр (1908-1917елларда) чыккан. Нәзарәт, бер гасырга якын вакыт узгач, 2013 елдан альманахны янә бастыра башлады.

«Татар информ» ИА материалына нигезләнеп язылды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57