Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Сигез Казан шәһәре мәктәбе укучысы «Дуслык һәм татулык дәресе»ндә булды

Сигез Казан шәһәре мәктәбе укучысы «Дуслык һәм татулык дәресе»ндә булды

admin 04.10.2018

(4 октябрь 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында яңа уку елының беренче «Дуслык һәм татулык дәресе» узды. Әлеге балалар интерактив проекты Казан шәһәре мәктәпләренең 7 нче сыйныф укучылары өчен оештырыла. (ФОТО)

Беренчеләрдән булып Халыклар дуслыгы йортын Яңа Савин районының сигез мәктәбендә белем алучы укучылар килеп күрде.

Уроки дружбы и согласия (04.10.18)

Быел дәреснең яңалыгы да бар: укучыларга күрсәтелүче видеоконтентка үзгәреш кертелде. Әлеге видеоконтент «Гражданская идентичность школьников. Я – россиянин» россиякүләм программасына кертелгән.

Уроки дружбы и согласия (04.10.18)

Исегезгә төшерәбез, «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты өч өлештән тора: танып-белү, белем бирү һәм күңел ачу. Халыклар дуслыгы йорты буенча экскурсия узганнан соң, укучылар кыска метражлы тасмалар карыйлар. Һәр кыска фильмның эчтәлеге турында балалар белән интерактив рәвештә фикер алышу уза. Дәрес күпмилләтле концерт белән тәмамлана. 2016 елда әлеге проект РФ Иҗтимагый палатасы булышлыгы белән оештырыучы Милли программа кысаларында «Иң яхшысы — балаларга» сыйфат билгесенә ия булды.

Яңа уку елында «Дуслык һәм татулык дәресләре»нең географиясе дә киңәячәк. Әлеге проект күчмә рәвештә Казаннна тыш Татарстанның башка эре шәһәрләрендә дә узачак. Анда педагоглар һәм волонтерлар катнашачак, мастер-класслар оештырылачак.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Республиканың тагын 7 районы «Йортыбыз — Татарстан» фестиваленә кушылды
Далее: «Йортыбыз — Татарстан» фестивалендә мең ярымнан артык кеше катнашты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57