(4 июнь, 2016 ел) Симферополь паркларының берсе «Салгирка»да Бөтенкырым Сабан туе уздырылды. Токмач, чәк-чәк, гөбәдия, өчпочмак һәм татарларның башка пешкән ризыкларын тәкъдим иткән Казан аш-су осталары сәүдә урыны тирәсендә аеруча җанлану күзәтелде.
Сәгать 10да бәйрәмне сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе рәисе Рафил Нагуманов ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгать хатын укыды, шулай ук Татарстан парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләвен җиткерде.
Кырым Републикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ремзи Ильясов исә Татарстан җитәкчелегенә Кырым өчен яңа булган бәйрәм — Сабан туен үткәрү башлангычы һәм аны оештыруда зур көч керткәнгә рәхмәт белдереп, андый чараның тугандаш ике төрки халык — Казан һәм Кырым татарларын гына түгел, күп милләтле республикаларда гомер итүче барлык халыкларны берләштерүдәге ролен билгеләп үтте.
Кырымның танылган «Сәйяр» ансамбле җитәкчесе, ТРның һәм КРның атказанган артисты Сервер Какурага, шулай ук ансамбльнең Татарстан башкаласында язгы гастрольләре барышында чыгышлары Казан тамашачысына аеруча тәэсир иткән берничә артистына ТРның рәхмәт хатларын, истәлек бүләкләрен тапшыру йөкләмәсен ТР Президенты ярдәмчесе Равил Моратов үтәде.
РФ Президентының Кырымдагы Даими вәкиленең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Искәндәр Билалов, КР Министрлар Советының депортацияләнгәннәр эшләре һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча комитеты рәисе Заур Смирнов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башка рәсми затлар бу чараны ике республика арасында эшлекле хезмәттәшлекне ныгытуда мөһимлегенә, гуманитар өлкәдә төрле яклы багланышларны үстерүдә әһәмиятенә игътибарны юнәлтеп чыгыш ясадылар.
Быелгы Бөтенкырым Сабан туе татамида, уен мәйданчыкларында дәвам иттерелде, Кырым белән Татарстан сәхнә осталарының зур концерты белән тәмам булды.