(12 август 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Kavkaz style» ансамбле җитәкчесе Сираж Джавадбеков дагыстан биюе буенча онлайн мастер-класс үткәрде.
Аның сүзләренчә, дагыстанлылар бию культурасына сабый чактан ук өйрәнәләр. Ялкынлы, кызу «лезгинка» беркемне дә битараф калдырмый. Әлеге бию дәрт, тере хис-кичерешләр һәм актер осталыгын сорый. Көйне дөрес отып алсаң, барысы да килеп чыга.
«Лезгинка» биюен башкарганда кайбер нечкәлекләрне истә тоту мөһим: аяк белән идәнгә сугу көнең тактына туры килергә тиеш; хәрәкәтләр сыгылмалылыкны сорый, шуңа да бию алдыннан тартылучан хәрәкәтләр ясап, тәнне җылытырга кирәк; тәннең өске өлешенә аеруча да игътибар бирергә кирәк, чөнки тигезлекне саклау кул хәрәкәтләрен дөрес ясарга ярдәм итә.
Бу кызу бию матурлыгы белән аерылып тора, шулай ук гәүдәне формада тотарга булыша, эчке органнарны тонуска китерә, димәк, сәламәтлекне ныгыта һәм гомерне дә озайта!
Онлайн мастер-класс — дус булу үрнәге. Гади хәрәкәтләрне, әлбәттә, махсус секцияләрдә һәм түләүле дәресләрдә өйрәнергә мөмкин, әмма нинди дә булса төркемгә йөрү һәм хореограф белән индивидуаль эшләү һәрвакытта да килеп чыкмый. Ә Халыклар дуслыгы йортында үтүче онлайн мастер-класслар бу мөмкинлекне һәркемгә бирә. Бу проектта катнаша алуым өчен оештыручыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Язылучылар белән туры эфирда яңадан очрашырга шат булачакмын», — дип сөйләде Сираж Джавадбеков.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге