(7 апрель 2015) Сочи шәһәре администрациясе җитәкчелеге “Сочи – яңа шәһәр, яңа мөмкинлекләр” исеме астында үз потенциалын Казанда тәкъдим итә.
Сочи һәм Казан шәһәрләре арасында эшлекле мөнәсәбәтләрне ныгыту, туризм өлкәсендә тәҗрибә алмашуны җанландыру максатыннан, Сочи шәһәре җитәкчелеге, Сочи курорт-шәһәренең презентациясен уздыру өчен, Россия шәһәрләре буенча сәфәр кыла. Бүген Сочи шәһәре администрациясе җитәкчелеге “Сочи – яңа шәһәр, яңа мөмкинлекләр” исеме астында үз потенциалын Казанда тәкъдим итә. Санатор-курорт комплексының 20 дән артык предприятиесе: отельләр, снаторийлар һәм туристлык ширкәтләре 2015 нче елгы сезонда яңа курорт һәм туристик мөмкинлекләр, җәйге пляж ялы программалары, эшлекле туризм, экскурсия, дәвалау һәм сәламәтләндерү программалары белән таныштырачак.
Дүрт йолдызлы “Шаляпин Палас” отеленың конференц-залында оештырыла торган чара алдыннан, Сочи шәһәре мэры Анатолий Пахомов һәм Сочи шәһәре башлыгының санатор-курорт комплексы мәсьәләләре буенча эшне координацияләүче урынбасары Олег Ясюк “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында журналистлар белән очрашты. Матбугат конференциясендә шулай ук Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Игорь Сивов һәм Казан шәһәренең Туризм үсешенә теләктәшлек комитеты директоры Евгения Лодвигова катнашты. Сөйләшүне исә «Татар-информ» МА генераль директоры Леонид Толчинский алып барды.
Анатолий Пахомов массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренә кышкы Олимпия Уеннарыннан соң Сочидагы үзгәрешләр, Олимпиаданың Сочиның тышкы кыяфәте яңаруга ясаган йогынтысы турында тәфсилләп бәян итте. “Нәкъ 6 ел вакыт Сочи, Казан кебек үк, төзелеш һәм төзекләндерү чорын узды, шуңа күрә уңайсызлыклар җитәрлек булды, әмма халык моның әһәмииятен аңлап түзде. Яңарыш, үзгәреш кичерүе белән, Казан һәм Сочи күп ягы белән бер-берсенә охшаш”, — дип белдерде А. Пахомов. Аның сүзләренә караганда, Россиядә болай киңкүләм төзү, төзекләндерү эшләре үткәрелгән башка шәһәрләр, мөгаен, юктыр да. Мэр әйтүенчә, Сочида, Олимпия Уеннарына әзерлек кысаларында, 362 км яңа юл салынган, моның уңай нәтиҗәсе күзгә күренә: шәһәрдә хәзер транспорт «бөке»ләре юк. “Моңарчы юлларда хәрәкәт белән бәйле вәзгыять катлаулы иде”, — ди ул.
Анатолий Пахомов бүгенге көндә Сочиның энергия белән тәэминат мәсьәләсендә иң яхшы шәһәрләрнең берсе булуын ассызыклады. Шулай ук курорт шәһәр бүгенге көндә үзен чын мәгънәсендә экологик чиста шәһәр дип тә әйтә ала. “Без хәзер көнкүреш калдыклары булмау белән горурлана алабыз. Шулай ук 3 чистарту корылмасы төзедек, чүплекләр тулысынча рекультивацияләнде. Кара диңгезнең иң чиста җире дә Сочи яры буенда дип кыю төстә әйтә алам”, — дип белдерде мэр. Аның әйтүенчә, хәзер шәһәрдә логистика, инфраструктура бик камил дәрәҗәдә. Анатолий Пахомов сүзләреннән аңлашылганча, Сочида чәчәкләр үстерүгә дә зур игътибар бирелә. Анда чәчәкләр елына 4 мәртәбә утыртыла. Мэр әйтүенчә, Россиянең карлы шәһәреннән кунакларның гыйнвар аенда чәчәкле Сочига килеп керүе – үзенә бер күңелле.
Әйтергә кирәк, бүгенге көндә Сочи – Россиянең күп функцияле бердәнбер курорты. Соңгы елларда биредә җәйге ял өчен киң мөмкинлекләр тудырылган, яңа тау чаңгысы комплекслары сафка бастырылган, дәвалау юнәлеше актив үсеш ала. Болар барысы да курортка сезонлылык факторыннан ерагаерга мөмкинлек биргән. Анатолий Пахомов шәһәрдә кунакханә сервисының да шәп булуын билгеләп үтте. Курортның гомуми номер фонды бүгенге көндә 64 меңнән гыйбарәт. Олимпия уеннарына әзерлек барышында номер фонды 24 меңгә тулыландырылган. 42 яңа отель төзелгән. Сочида хәзер берьюлы 120 мең кунак урнаша ала. Сочида урнашу мәсьәләсенә килгәндә, кесә калынлыгына карап, бәяләр диапазоны шактый киң. Олимпиадага дип төзелгән 5 йолдызлы кунакханәләрдә урнашу бәяләре — тәүлегенә 6 мең сумнан алып 7,5 мең сумга кадәр. Анатолий Пахомов әйтүенчә, бу сумманы күтәрә алмаган кесә өчен, шул ук Адлер районында, яр буе һәм тау кластерларыннан ерак түгел җирдә 2 һәм 3 йолдызлы мини-отельләрдә тәүлегенә 1500 сумга да урнашырга мөмкин. Хәтта тәүлеге 300 сум торган урыннарны да табарга була, дип ышандырды шәһәр җитәкчесе.
Моннан тыш, Анатолий Пахомов Сочига һава юлы рейслары ачылу, шәһәрдә Бөек Ватан сугышы ветераннарына күрсәтелә торган хөрмәт, балалар өчен ял мөмкинлекләре һәм башкалар турында сөйләде.
Сочи мэры шулай ук шәһәр администрациясе делегациясен Казанга алып киләчәген дә әйтте. “Без кайбер шәһәрләргә баргач, безне монда ник алып килдегез, бездә күпкә яхшырак, монда үзебезгә үрнәк итеп алырлык әйбер юк, дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Һичшиксез, Казанга алып килгәч, алар бу сүзләрне әйтмәячәк, чөнки монда тәҗрибә алмашу өчен үзебезгә кызыклы булырлык урыннар бар”, — дигән фикерен җиткерде Анатолий Пахомов һәм Казанның бик матур шәһәр булуын ассызыклады.
А. Пахомов билгеләп узганча, Сочи шәһәре мөмкинлекләрен презентацияләү өчен, мэрның башка шәһәрләргә үзенең барып йөрүе кемнәрдәдер гаҗәпләнү хисе уятырга мөмкин. “Әмма, шунсыз булмый, юкса презентацияләүне туктатсак, кабат аска тәгәрәү ихтимал”, — дип таныды ул.
Бүгенге очрашу, югарыда әйтелгәнчә, Россия шәһәрләре буенча турне кысаларында узды. Сочи шәһәре башлыгы А. Пахомов предприятие җитәкчеләре белән Түбән Новгород һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә дә презентация үткәрәчәк.
Чыганак: «Татар информ» ИА