(5 март 2021) Казанның Күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең мари бүлеге укытучысы Алена Токташова мари теле буенча беренче онлайн-дәрес үткәрде. Телләр буенча дәресләр циклы Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.
Мари теле буенча барлыгы өч дәрес үткәрү планлаштырылган. Беренче дәрестә укытучы мариларның этногруппалары үзенчәлекләре, мари язуының килеп чыгу тарихы турында сөйләде һәм болын мариларының алфавит үзенчәлекләре турында сөйләде.
Эфир Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының Инстаграм аккаунтында сакланачак.
Исегезгә төшерәбез, моңарчы социаль челтәрләрдә чуаш теле буенча онлайн-дәресләр барган иде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге