Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Сөембикә энеләре һәм сеңелләре гыйлемлектә ярыша

Сөембикә энеләре һәм сеңелләре гыйлемлектә ярыша

admin 10.03.2016

(10 март, 2016 ел) 2 апрель көнне Казанда Бөтенроссия хатын-кызларының “Мөслимә” оешмасы, “Ярдәм” фонды, Россиянең мөселман эшмәкәрләре берлеге 19 тапкыр “Сөембикә энеләре һәм сеңелләре” бәйгесен оештыра. Конкурс балалар арасында Коръәнне, ислам нигезләрен яхшы белүне ачыклау өчен уздырыла.

1920

Бәйгедә 4тән 18 яшькәчә, Россиянең һәм Татарстанның төрле районнарыннан 500дән артык бала катнашачак. Бөтенроссия “Мөслимә” мөселман оешмасы җитәкчесе Әльмирә ханым Әдиятуллина сүзләре буенча, бәйгенең төп максаты – халкыбызга тәрбияле, аек акыллы, эш сөючән, файдалы алмаш үстерүгә булышлык күрсәтү; традицион исламны җәелдерү; татар теле һәм мәдәниятен, яшь буын арасында тарихны пропагандалауга өлешебезне кертү.

Җиңүчеләр 38 номинация — Кол Гали, Кол Шәриф, Ш.Мәрҗәни, Хөсәен Әмирхан, Хөсәен Фәизханов, Һади һәм Садри Максуди, Каюм Насыйри, Муса Бигиев, Риза Фәхреддин, Габдулла Тукай, Акмулла, Галимҗан Баруди, Исмаил Гаспринский, Гатаулла һәм Сафа Баязитовлар, Мөхлисә Бубый, Закир ишан Камалов-Чистави һәм башка номинацияләрдә бүләкләнәчәк.

“Ярдәм” фонды советы җитәкчесе, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов игълан иткәнчә, күренекле татар имамнарын, галимнәрен яшь буын арасында таныту һәм хәтерләрендә мәңгеләштерү максатында бу елны “Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин”, “Габделхак хәзрәт Саматов”, “Әнвәр Хәйри” дигән номинацияләр өстәлгән.

Бәйге “Ярдәм” мәчетендә 9:00 сәгатьтә башланып, 13:00 сәгатькәчә дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү дин әһелләре, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, депутатлар катнашында 12:30 сәгатьтә булачак, дип хәбәр итә “Ярдәм” фонды матбугат үзәге.

http://intertat.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57