«Сорнай» фольклор ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев татарларның борынгы уен коралы — ятаган белән таныштырды.
Ятаган — борынгы төрки уен коралы.
«Аны әүвәл заманнарда шаманнар, димчеләр кулланган», — ди Ринат Гыйләҗев.
Җиде аһәң сүзен аңлата торган уен коралына кушылып дастан, бәет яңгыратучы осталар булган. Ятаган үзенчәлекле — музыкант аны җаны-тәне белән яратса гына матур көйләр чыгарырга мөмкин.