Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең 15 еллыгына ТӨРКСОЙ илләре җырчылары да чакырылган

“Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең 15 еллыгына ТӨРКСОЙ илләре җырчылары да чакырылган

admin 27.01.2015
(27 гыйнвар) Фестивальнең йомгаклау концертын 25 апрель көнне Казанда, “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында уздыру ниятләнә.  Махсус кунаклар — ТӨРКСОЙ илләре җырчылары һәм җырчылар төркемнәре дә чакырылган.
12 гыйнварда башланып киткән сайлап алу турлары өч айга якын дәвам итә. Бәйгенең финал өлеше һәм гала-концерт апрель аена планлаштырыла.   Фестивальнең зона этаплары Татарстанда гына түгел, ә Кырым Республикасы (Керч, Севастополь, Бакчасарай) шәһәрләрендә дә узачак.ХV ачык телевизион эстрада сәнгате яшьләр фестивале Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлана. Конкурста катнашучыларның номерлары шуңа багышланган булуы шарт. Фестиваль лауреатлары концертлары Җиңү көне алдыннан Россия Кара диңгез флоты флагманы — “Москва” ракета крейсеры (Севастополь) һәм Татарстан шәһәрләрендә уздырылачак, дип хәбәр итә аны оештыручылар.

Фестивальнең йомгаклау концертын 25 апрель көнне Казанда, “Пирамида” мәдәни күңел ачу комплексында уздыру ниятләнә.  Махсус кунаклар — ТӨРКСОЙ илләре җырчылары һәм җырчылар төркемнәре дә чакырылган.

“Созвездие-Йолдызлык” эстрада сәнгате телевизион фестивале республиканың беренче Президенты, хәзер исә Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәер-фатыйхасы белән республика күләмендә үткәрелә башлап, хәзер аның ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән гамәлгә ашырылуын һәм Татарстан чикләрен узып, илкүләм танылуын әйтеп китәргә кирәк.

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57