Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Спасс районында Халыклар дуслыгы йорты ачылачак

Спасс районында Халыклар дуслыгы йорты ачылачак

admin 23.05.2019

(23 мая 2019) Татарстан Республикасы Спасс муниципаль районының Болгар шәһәрендә район белән Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге катнашында киңәшмә узды. Нәтиҗәдә биредә Халыклар дуслыгы йорты ачу карарын кылдылар.

Киңәшмәдә Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов, ТР Спасс муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, район мәдәният бүлеге җитәкчесе Фәрхәт Низамов һәм район җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашты.

Чара барышында район җитәкчелеге Халыклар дуслыгы йорты эшен район Мәдәният йорты составында оештыру планын тәкъдим итте. Шулай ук киңәшмәдә катнашучылар районда эшләп килүче Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге урнашачак офисны, киңәшмәләр залын, җирле милли-мәдәни автономияләрнең эш кабинетларын, концертлар һәм хореография залын карадылар.

«Район җитәкчелеге планына күргәч, моның эш өчен әйбәт формат булачагына ышанычыбыз артты», — дип әйтте Ирек Шәрипов.

Бүгенге көндә Спасс районында 4 милли-мәдәни автономия эшләп килә – рус, татар, чуаш һәм әрмән.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казан үзенең хәләл тортын тәкъдим итә
Далее: Казан сәхнәсендә Мисырның милли төсләре елтырады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57