Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Спорт киносы халыкара фестивале дөнья чемпионатының финалы Казанда уздырыла

Спорт киносы халыкара фестивале дөнья чемпионатының финалы Казанда уздырыла

admin 26.02.2015
(26 февраль 2015)  Финалда дөньяның 5 кыйтгасыннан 200дән артык халыкара кино сәнгате әһеле – режиссерлар, актерлар, продюсерлар катнашачак.

 “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 5-10 августта Казанда уздырылачак Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара фестивале дөнья чемпионатының финалына багышланган матбугат конференциясе уздырылды. Очрашуда ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара федерациясе президенты Франко Аскани, фестивальнең генераль менеджеры Диана Сәфәрова катнашты. Аның кысаларында әлеге фестиваль финалын ТР башкаласында үткәрү турында РФ һәм Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара федерациясе арасында икеяклы килешү төзелде, документны РФ исеменнән Хәлил Шәйхетдинов һәм халыкара федерация исеменнән Франко Аскани имзалады.

Аерым алганда, Хәлил Шәйхетдинов сүзләренчә, 33нче фестиваль финалының нәкъ менә Татарстан башкаласында үткәрелүе – бик зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Чараны Казанда уздыру турындагы карар Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара федерациясенең Генераль Ассамблеясы тарафыннан кабул ителгән. Моңа кадәр Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара фестивале финалы даими рәвештә Милан (Италия) шәһәрендә генә үткәрелгән. Конкурс комиссиясенең уңай карарына Татарстан башкаласының зур халыкара форумнар үткәрүдәге бай тәҗрибәсе йогынты ясаган. Хәлил Шәйхетдинов бу уңайдан 2009 елда “Россия – спорт державасы» форумы кысаларында Казанда Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара фестиваленең Россия этабы узуы турында искә төшерде. ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара фестивале дөнья чемпионатының финалы ачылышын Зөя утрау-шәһәрлегендә үткәрү күздә тотыла. Бу катнашучылар, башкалабыз кунакларына тарихи урыннарыбызны пропагандалауга менә дигән сәбәп булачак, дип сөйләде ул.

Франко Аскани сүзләренчә, Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара фестивале дөнья чемпионатының финалын Казанда уздыруның төп сәбәбе – аның Россиядәге иң алдынгы спорт башкаласы булуында. Өстәвенә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та әлеге фикерне хуплаган. Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара федерациясе президенты финалда 100дән артык иҗат коллективы катнашачагы турында әйтте. Ул Казанны спорт үсешенең яхшы үрнәге дип атады һәм, чараны уздыруда ярдәм күрсәткән өчен, Республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Диана Сәфәрова Татарстан башкаласында уздырылачак чараның оештыру мәсьәләләре турында сөйләде. Аның сүзләренә караганда, финалда дөньяның 5 континентыннан 200дән артык халыкара кино сәнгате әһеле – режиссерлар, актерлар, продюсерлар катнашачак. Спорт киносы һәм телевидениесе халыкара федерациясе шартлары буенча, континенталь этап җиңүчеләре иҗади эшләрен Казанга алып киләчәк. Жюри составында Халыкара Олимпия һәм Паралимпия комитеты, Халыкара спорт федерациясе җитәкчеләре һәм вәкилләре, күренекле Россия спортчылары булачак. “Олимпия уеннары – Олимпия рухы”, “Документалистика”, “Спорт трансляцияләре», “Кино һәм футбол”, “Кыска метражлы фильмнар” һәм “Спорт мультипликациясе» номинацияләре булачагы турында сөйләде.

Конкурста катнашырга теләүче Россия иҗади төркемнәре, эшләрне тапшыру вакыты һәм шартлары турында өстәмә мәгълүматны fictsfinal2015@yandex.ru адресы буенча белә ала.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57