Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Спортның су төрләре буенча ДЧ барышында милли төсмер хөкем сөрәчәк

Спортның су төрләре буенча ДЧ барышында милли төсмер хөкем сөрәчәк

admin 23.07.2015

(23 июль, 2015 ел) Рөстәм Миңнеханов Сабан туеның махсус чемпионат чорына кичектерелүен искәртте

Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын ачу, бүләкләү тантаналарында, башка чараларда да, кыскасы, һәркайда да миллилек чагылыш табачак. Бу хакта бүген ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм РФ спорт министры Виталий Мутко Казанның “Корстон” комплексында узган матбугат конференциясендә билгеләп узды.

Рөстәм Миңнеханов чемпионат кысаларында спортчыларның һәм кунакларның милли төсмерләрне күрә алачагын билгеләп узды. “Чемпионат кысаларында Казанга килүчеләр, туристлар Татарстанда күп милләтлелек рухын тоячак, тынычлык, татулык хакимлек итүен күрәчәк”, — дип, ул күп кенә туристик маршрутларлар әзерләнгәне турында әйтте.

“Махсус шушы чемпионатка дип Сабан туен кичектердек. Әлеге милли бәйрәмдә спорт бәйгеләре, җыр-биюләр, татар халык ашлары, сый-хөрмәт тә булачак”, — диде Рөстәм Миңнеханов. Ул барча кунакларга ягымлы мөгамәлә, яхшы кунакчыллык, зур игътибар күрсәтү йөзеннән барлык шартлар тудыралачагы турында билгеләп узды.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57