Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Спортның су төрләре буенча ФИНАның 16 нчы дөнья чемпионатының бишенче ярышлар көне суга сикерүләрдә һәм синхрон йөзүдә иң көчлеләрне ачыклаячак

Спортның су төрләре буенча ФИНАның 16 нчы дөнья чемпионатының бишенче ярышлар көне суга сикерүләрдә һәм синхрон йөзүдә иң көчлеләрне ачыклаячак

admin 29.07.2015

(29 июль, 2015 ел) “Алтын” га төп дәгъва белдерүче – Олимпия чемпионы, 17 тапкыр Дөнья чемпионы россияле Наталья ИщенкоСпортның су төрләре буенча ФИНАның 16 нчы  дөнья чемпионатының бишенче ярышлар көне суга сикерүләрдә һәм синхрон йөзүдә иң көчлеләрне ачыклаячак.

Спортның су төрләре сараенда ярышлар иртәнге сәгать 10да хатын-кызлар арасында 10 метрлы каланчадан суга сикерү буенча беренчел раунд бәйгеләре белән башланачак. Ә инде 15.00 сәгатьтә тамашачылар ярымфиналларны карый алачак.

Бу көннең беренче медаль комплекты кич уйнатылачак: 19.30 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда 3 метрлы трамплиннан һәм 10 метрлы каланчадан командалар арасында суга сикерүләр буенча финал бәйге узачак.

«Казан Арена» стадионында 19.30 сәгатьтә бу көннең икенче медаль комлекты үз ияләрен табачак, финалда ирекле программаны ялгыз башкарган иң яхшы синхрон йөзүче кызлар ачыкланачак.

3 тапкыр олимпия чемпионы, 17 тапкыр Дөнья чемпионы, 9 тапкыр Европа чемпионы булган россияле Наталья Ищенконың алтын медаль алыр өчен бөтен мөмкинлекләре бар.

Су тубы буенча беренчел раунд матчлары инде иртәнге 9.30 сәгатьтә үк башлана һәм көне буе барып, кичке 22.35 сәгатьтә генә төгәлләнәчәк. 

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57