Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының «Антропология һәм этнология» юнәлеше буенча укучы беренче курс студентлары булды.
Экскурсия кысаларында кунаклар Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты тарихы, эшчәнлеге белән таныштылар. Аларга республиканың милли-мәдәни берләшмәләре кабинетлары, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе, Дуслык музее күрсәтелде.
Шулай ук студентлар Дуслык йорты тарафыннан 2016 елдан бирле оештырылучы «Дуслык һәм татулык дәресләре»ндә булдылар, дәрестә катнашучы укучылар белән милләтара дуслык темасына кыска метражлы фильмнар карадылар.
Дуслык ойртының мәгълүмат үзәге