(16 сентябрь, 2017 ел) Студентлар катнашындагы чараларда татар теле дә кулланылышта булсын иде. Бу хакта Казанда, Гаилә үзәге янында узган Студентлар парадында катнашучылар белдерде. Оештыручылар хәбәр итүенчә, чарага 20 меңнән артык студент җыелган.
Россия Студентлары парады быел уналтынчы тапкыр уздырыла. Казан да шушы эстафетага кушылып китте.
Студентлар “Казан” Гаилә үзәге янында җыелып, беренче антларын бирде, РФ Премьер-министры котлавын тыңлады, сәхнәдәге чыгышларны карады. Студентларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, фән һәм мәгариф министры Энгель Фәттахов та котлады. Ә төп бүләк Чичерина рок-төркеменең чыгышы булды.
Рәйдә Нигъмәтҗанова (Казан Дәүләт Университеты студенты): «Чара ошады, чөнки укуны читкә куеп, позитив атмосферага чумасың. Башка уку йортларында белем алучылар белән аралашып, фикер алышып, бергә күңел ачып була. Чараның рус телендә генә үтүе бераз күңелне төшерде. Өстәвенә, чараны дәвам итү өчен Чичерина төркемен чакырганнар, ә ул бит рус төркеме! Казанга килүче башка милләтләр Татарстанда ике дәүләт теле икәнен белсәләр, шаккатырлар иде кебек, чөнки татарча сөйләшүчеләр бик тә сирәк очрый».
Илсинә Гыйльметдинова (Казан Дәүләт Төзелеш һәм Архитектура Университеты студенты): «Авылга бик кайтасы килсә дә, Парадка килмичә булдыра алмадым. Монда бит шулкадәр күп кеше белән аралашу мөмкинлеге бар! Татар телендә сөйләшүчеләр дә очрый. Кеше күп йөргән урамнарда, яныңнан татарча сөйләшеп берәр төркем үтеп китсә, шундый рәхәт булып китә бит. Тик шәһәргә килгәннән бирле, телебезнең киләчәге нык борчый. 30 кешелек төркемебездә ике кеше генә татарча сөйләшә. Шунысы шатландыра: рус милләтле булып, татар телендә яхшы сөйләшүче танышларым бар».
Айгөл Габделхакова (Казан Дәүләт Университеты студенты): «Миңа Студентлар парадының үткән урыны бик тә ошый. Казансу елгасы буенда ял итү теләге күптән бар иде. Студентлар парадында бик күп яңа танышлар барлыкка килә. Бөтенләй оялчан дип уйлап йөргән дусларыңның да яңа яклары ачыла әле. Кызганыч, берәү белән дә татарча исәнләшеп танышып булмый – аңламыйлар. Чара үзе дә рус телендә. Тик мин бер дә кәефне төшермим. Җитмәсә, монда бушка студент билетларына тышлыклар да тараттылар бит әле».