Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Т.Шевченко һәм Г.Тукай бер сәхнәдә

Т.Шевченко һәм Г.Тукай бер сәхнәдә

admin 30.01.2015
(30 гыйнвар) Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында яшүсмерләр һәм балалар арасында Г. Тукай һәм Т. Шевченко иҗатына багышланган шигырьләр уку конкурсы була.

21 март көнне Татарстанның  “Шевченко һәм Тукай кебек туган ягыңны бел һәм ярат” дип аталган бәйге Тарас Шевченконың (1814-1861) тууына 200 ел һәм Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 130 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә Түбән Кама Халыклар дуслыгы матбугат хезмәте. Шигырьләр уку һәм рәсемнәр конкурсында мәктәпкәчә яшьтәге һәм мәктәп укучылары катнаша ала

Чараның тантаналы ачылышы сәгать 11гә, ә конкурсны уздыру исә сәгать 12 гә планлаштырыла.

Бәйге яшьләрне шигърият дөньясына тарту, сөйләм жанрын, грамоталылыкны һәм мәдәниятне үстерү, төрле милләт балалары арасында толерантлык хисләрен тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Оештыручылар сүзләренчә, катнашучыларны 4 яшь категориясе буенча бәяләячәкләр. Беренче төркемгә мәктәпкәчә яшьтәге балалар, икенче төркемгә 1-4 нче сыйныф укучылары, өченче төркемгә 5-8 нче сыйныф укучылары, дүртенче төркемгә 9-11 нче сыйныф укучылары керә. Бәйгедә якшәмбе мәктәпләрендә белем алучылар да катнашырга хокуклы.

Моннан тыш, әлеге ике шәхес иҗатын чагылдырган рәсемнәр конкурсы да оештырыла. Бу бәйгедә шигырь укучы бала үзенең иҗади эшләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Шулай ук, шигырь уку конкурсында катнашмыйча, рәсемнәр бәйгесендә генә дә катнашу мөмкинлеге бар.

Конкурс шарты буенча, катнашучы Г. Тукайның әсәрен татар телендә һәм Т. Шевченконың шигырен украин телендә сөйләргә тиеш була.

Җиңүчеләр дипломнар, катнашучылар грамоталр белән бүләкләнәчәк.

Конкурста катнашу өчен 10 мартка кадәр анкета-заявкаларны verbichenka@list.ru электрон адресына юлларга кирәк.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57