Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Тайны татар Москвы” дигән фильм АКШны яулады

“Тайны татар Москвы” дигән фильм АКШны яулады

admin 15.07.2015

(15 июль, 2015 ел) Кинокартина “Best Shorts Competition” халыкара кинофестивалендә төп бүләккә ия булган

Мәскәү татарлары үзенчәлекләрен бәян иткән “Тайны татар Москвы” фильмы АКШта узган “Best Shorts Competition” халыкара кинофестивалендә төп бүләккә — статуэткага ия булды. Кинокартинаның режиссеры — Фәрит Фәрисов.

Фильмны комиссия май аенда ук “Кыска метражлы документаль кино” номинациясе өчен сайлап алган булган. Калифорниянең Сан-Диего шәһәрендә 5 нче тапкыр уздырылган фестивальдә җиңү яулаган кинокартина “Тайны татарского народа” трилогиясенең бер өлеше, диелә “Москва татарская” сайтында.

Искәртеп узабыз: фильмның премьерасы узган елның август аенда Мәскәү татарларының Әсәдуллаев йортында булган иде.

«Татар-информ»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57