Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча татарча фильм төшереләчәк

“Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча татарча фильм төшереләчәк

admin 06.05.2016

(6 май, 2016 ел) Быел Татарстанда Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча кино төшереләчәк. Бу исә “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасының башка телләрен саклау, өйрәнү һәм үстерү” программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.

Узган ел, әлеге программа нигезендә, Габдрахман Әпсәләмов әсәре буенча татар телендә “Ак чәчәкләр” телевизион фильмы төшерелгән иде.

“Габдрахман Әпсәләмовның фильмнары, бәлки, бүгенге көн таләпләренә туры да килмидер. Әмма әлеге роман бик популяр, шуңа да, нигездә, фильм начар кабул ителде дип әйтмәс идем. Быел исә, Гадел Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” әсәре буенча татар фильмы төшереләчәк”, — дип хәбәр итте ТР Дәүләт Советында узган матбугат конференциясендә парламентның мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыклары Дуслык Йортында Бөек Җиңүгә багышланган концерт узды
Далее: Яр Чаллы каласында яшьләрнең “Татар бәйрәме” милли проекты уеннары финалы җитте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57