(9 декабрь 2019) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы коммерцияле булмаган оешмаларга ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган фильм төшерү максатына Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән субсидияләр бирү өчен гаризалар кабул итү турында игълан итә.
Кинематография өлкәсендәге проектны гамәлгә ашыруга Татарстан Республикасы бюджетында каралган акчалар күләме 1 млн.сум тәшкил итә.
Субсидияләр алучыларны билгеләү һәм субсидияләр бирү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Мәдәният өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыруга һәм чаралар үткәрүгә бәйле чыгымнарны финанс яктан тәэмин итү максатларында коммерцияле булмаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш) Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән субсидияләр бирү тәртибен раслау һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2014 елның 12 маендагы 314 номерлы Карары нигезендә расланган Мәдәният өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру өчен тотылган чыгымнарны каплау максатында коммерцияле булмаган оешмаларга (дәүләт (муниципаль) учреждениеләренә субсидияләрдән тыш) Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән субсидияләр бирү тәртибенә үзгәрешләр кертү турында» 2017 елның 20 июнендәге 395 номерлы Карары нигезендә гамәлгә ашырылачак.
Гаризалар бирү вакыты: 2019 елның 9-18 декабре.
Документларны кабул итү Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге тарафыннан түбәндәге адрес буенча алып барыла: 420015, Казан шәһәре, Пушкин урамы, 66/33 йорт, 1 кат, каб. 113. Эш көннәрендә: 09.00-12.00 һәм 13.00-18.00 сәгатьләрдә.
Субсидияләр алу өчен коммерцияле булмаган оешмаларга түбәндәге документлар кирәк:
- Татарстан Республикасы Мәдәният министры адресына хат;
- субсидия алу өчен тутырылган гариза /file/mincult/File/ЗАЯВКА.doc
Гаризага кушымта итеп бирелергә тиешле документлар:
- проектны тәкъдир итү.
- проектны гамәлгә ашыруга бәйле чыгымнарны исәпләү һәм нигезләү;
- юридик зат буларак дәүләт теркәве турында таныклык күчермәсе (юридик затларның бердәм дәүләт реестрына язылу кәгазе күчермәсе);
- салым органында исәпкә куелу турында таныклык күчермәсе;
- юридик затларның бердәм дәүләт реестрыннан күчерелмә.
- юридик затның гамәлгә куелу турындагы документлары, шулай ук аларга барлык үзгәрешләр кертү турындагы документлар күчермәләре;
- субсидия күчерелә торган исәп-хисап счеты турында мәгълүмат;
- коммерцияле булмаган оешманың югарыда күрсәтелгән таләпләргә туры килүе турында аның җитәкчесе имзалаган белешмә.
- бурыч булмау турында салым органы белешмәсе.
Кабул итү вакыты тәмамланганнан соң тапшырылган документлар һәм материаллар кабул ителми һәм теркәлми. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы почта һәм курьер хезмәтләре тарафыннан тоткарланган документлар һәм материаллар өчен җавап бирми.
Субсидияләр алуга дәгъва кылучы коммерцияле булмаган оешмалар тарафыннан тапшырылган документлар һәм материаллар кире кайтарылмый.
Элемтә өчен: Галиева Гүзәл Раиф кызы, Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлегенең әйдәп баручы белгече, (843) 264 73 91, Guzel.Kuteeva@tatar.ru.