Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТАССРның 100 еллыгына әзерлек турында видеоконференция режимында фикер алыштылар

ТАССРның 100 еллыгына әзерлек турында видеоконференция режимында фикер алыштылар

admin 03.04.2020

(3 апрель 2020) ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоконференция режимында Татар АССР 100 еллыгыгын билгеләп үтү һәм оештыру буенча киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәне ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев үткәрде.

Безымянный-1

ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Татмедиа» агентлыгы, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе, республиканың муниципаль районнары җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашында узган әлеге киңәшмәдә CОVID-19 короновирусы таралу куркынычы белән бәйле карантин шартларында юбилей чаралары планын үтәү мәсьәләләре каралды, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика башкарма хакимият органнарын һәм муниципалитетларны ветераннарга тиешле ярдәм күрсәтү, культура объектларын һәм республика тарихы һәм Татарстан үсешенә үз өлешләрен керткән атаклы шәхесләр исемнәре белән бәйле урыннарны төзекләндерү буенча эшне дәвам итәргә чакырды

«Әлеге эшләр куркыныч инфекция таралу шартларындагы мәҗбүри таләпләр һәм чикләү чараларын исәпкә алып башкарылырга тиешләр», — дип сөйләде Мөхәммәтшин.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган барлык материалларны Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Хлыклар дуслыгы йорты порталының махсус бүлегендә танышырга мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57