Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • ТАССРның Дуслык йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәнгать күргәзмәсе ачылды

ТАССРның Дуслык йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган сәнгать күргәзмәсе ачылды

admin 18.11.2020

(18 ноябрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган БДБ рәссамнары һөнәр берлегенең Казан бүлеге вәкилләре эшләре күргәзмәсе ачылды. (ФОТО)

Открытие выставки «На просторах Татарстана» (17.11.20)

Күргәзмәне Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов ачты. Ул 2020 елда Татарстанда төп даталарның берсе булган — Татар АССРның 100 еллыгы турында аерым билгеләп үтте.

«Бу аерым бер чор иде. Бу яңа дәүләтләр, яңа төзелеш барлыкка килгән вакыт иде һәм болар барысы да һәрберебезнең тормышында чагылыш тапты. Сәнгать, картиналар аша бу тарихи чорны — борынгы Болгар, ТАССР, бүгенге Татарстан Республикасы, хәтта безнең күп милләтле дәүләтебез — Россия Федерациясе — чагылдыруыгыз бик шәп. Тарих дәресләре балалар өчен генә, мәктәпләрдә генә үтәргә тиеш түгел, чөнки күргәзмә — ул да тарих дәресе, игелек дәресе, зирәклек дәресе», — дип ассызыклады ул эш авторларына мөрәҗәгать итеп.

Открытие выставки «На просторах Татарстана» (17.11.20)

Күргәзмәдә төп урынны рәссамнар Әсхәт Макраев һәм Светлана Тимофеева гаиләсе картинасы алды. 1,5кә 2,5 метр зурлыктагы әлеге картина өстендә авторлар ике ел эшләгән. Ул «ТАССРның 100 еллыгына» дигән исемне йөртә һәм үз эченә Казанның һәм республиканың визит урыннары фрагментларын, Татарстанның танылган шәхесләренең 100 портретын алган.

Күргәзмәдә шулай ук халык рәссамы Рушан Шәмсетдиновның графикасы, күргәзмә кураторы Лада Аюдаг тарафыннан шагыйрә Роза Кожевникованың үзе исәнендә Болгар авылы яшәүчесе образында ясалган портреты тәкъдим ителә.

Күп кенә картиналар Казанга, Татарстанның мөһим мәдәни-тарихи урыннарына багышланган. Болгар, Зөя, Сокур киңлекләре Таня Тэнч, Ирина Краснова-Волгина, Михаил Краев, Динә Лебедева, Татьяна Шаталина, Ләлә Әсәдуллина, Мария Әхмәтҗанова, Анастасия Абдрашитова, Гөлчәчәк Әхмәтсалихова картиналарында тәкъдим ителгән. Республика киңлекләре акварельләрен һәм легенда героинясы – Алтынчәчкә багышланган авторлык печворкын Татьяна Гнездилова һәм Вероника Мозафарова тәкъдим итә.

Открытие выставки «На просторах Татарстана» (17.11.20)

Күргәзмә 9:00 дән 18:00 гә кадәр эшли. Аны 5 кешедән артык булмаган кече төркемнәргә җыелып килеп карарга мөмкин. Керү ирекле.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57