(30 октябрь, 2016 ел) Татар ашлары үзенчәлекле, аларны дөньяга җәелдерү өчен аш-су осталарының Русиягә, дөньяга танытуы җитми, ди Мәскәүдә эшләүче белгеч. Татарстанда рестораннар өчен җаваплы белгеч исә әле үсәсе бар, халыкара дәрәҗәгә чыгу әлегә мөмкин түгел дип саный. Шул ук вакытта, читтәге татарлар да, ресторан хуҗалары да үзләрендә татар милли ашларын күрергә тели.
«Аш-су пешекчеләренең Русия, дөнья дәрәҗәсендәге һөнәри ярышларда катнашуы, татар ашларын бөтен мөмкин булган җирдә күрсәтүе кирәк», — ди ул.
2018 елда узачак Дөнья футбол беренчелеге кебек зур чаралар татар милли ашаларын таныту өчен менә дигән мөмкинлек булачак һәм аннан файдаланып калырга кирәк ди ул.
Мәскәүдә дистә ел бу өлкәдә эшләсә дә, татар ашлары турында ишеткәне булмаган аның.
«Мәскәүдә порулярык казанган, заманча һәм югары профессиональ дәрәҗәдә яшләүче рестораннарны, пешерүчеләрнең бөтенесен диярлек беләм. Әмма татар ашларын тәкъдим итүче һәм телгә алырлык бер генә урынны да, бер генә пешерүче турында да ишеткәнем юк. Аларны күргәзмә, бәйгеләрдә дә очратканым юк. Мәскәүдә татар ашлары бөтенләй юк дигән тэәсир туа. Бу минем өчен гаҗәп хәл. Мәскәү татарлары өчен булса да, бер яхшы ресторан ачырга була иде, алардан соң, бәлкем, башка милләтләр дә барып, ашап карар иде. Чыгышы белән татар булган пешерүчеләрне дә шактый беләм, әмма аларның берсе дә үз милли ашларын пешерми, мәсәлән Ренат Әгъзәмов исемле бик мәшһүр шеф-пешекче бар. Алар үз милли тамырларын барлап, татар аш-суларын искә төшереп, үзләре эшләгән рестораннарга кертсен иде», — дип сөйләде Наринэ Багманян.
Белгеч фикеренчә, мода да бик зур тәэсир ясый. Бер заман суши модага керде, аннан соң барысы да италян ашларын әзерли башлады, хәзер мондада — бюргелар. Татар ашларына мода тудыру өчен, һичшиксез, дәүләт ярдәме, зур чараралар күрү кирәк, ди белгеч.
«Татар ашларын җәелдерүне Казаннан башлыйк»
Татар рестораннары юк һәм пешерүчеләре һөнәри бәйгеләрдә милли-ашларны танытмый дигән гаепләү белән Татарстандагы белгеч килешмәде.
Татар халык ашлары бәйгесе халыкара дәрәҗәдә үтәчәк
Рестораннар һәм кунакханә белгечләре берләшмәсе киләсе елга югалып барган татар ашларын туплаучы, төрле якларга хас пешерү ысулларын җыеп баручы атаклы пешерүче Юныс Әхмәтҗановның 90 еллыгына багышлап зур бәйге үткәрергә җыена. Анда оештыручылар төрле илләрдән аш-су осталарын чакырып аларны татар ашлары әзерләүдә ярыштырмакчылар.
«Милли ашлар белән Казан да танылу алыр, килер бер көн, Казанга халыкара ярышлар карар өчен генә түгел, татар ашларын тәмләр өчен дә килә башларлар…», — дип хыялларга бирелеп алды Ринат Җәлетдинов.
Казанда хәзер француз, итальян, грузин ашлары, япон, тайланд, үзбәк рестораннары бик популяр. 28 октябрьдә Казан халкы аеруча яратып йөрүче, белгечләр югары бәя куйган рестораннарны бүләкләделәр. Tatarstan Тop restaurants Awards — 2016, ягъни быел Татарстанның иң яхшы рестораннар бәйгесенә чыккан 30лап кафе, чәй, кофе йортлары, рестораннар арасында татар ашларына өстенлек бирүче 2 генә урын бар. Тагын берничәсендә — менюларында татар ашлары бар, ә калганында — Европа ашларын гына әзерлиләр.
Шул ук вакытта Җәлетдинов, чит илләрдә татар рестораннарын ачуга да берләшмә теләкләшлек, белгечләр, концепция ягыннан ярдәм күрсәтергә әзер булуын әйтә. Аның әйтүченчә, аларга Русия төбәкләреннән мөрәҗәгать итүчеләр булган, әмма чит илләрдән «әйдә ресторан ачыйк әле» дигән тәкъдим белән килүчеләр әлегә юк.
Чит илләрдә татар ашларын кирәксенүчеләр бар
Бу көннәрдә махсус ата-бабалар җирен күрер өчен Казанга Вашингтонда яшәүче татар активисты, Tatar DC оешмасының рәис урынбасары Мансур Гыйлметдинов килеп киткән иде. Казанның тарихи урыннарын күрүдән тыш, ул җирле ресторанга кереп, татар ашларын авыз итмичә китмәде инде, билгеле. Мансур әфәнде үзе Америкада татар ашларын өйендә яки татар чараларында ашый ала. Аның уңган-булган тормыш иптәше Алсу пәрәмәч, өчпомакларны, итле ризыкларын бик тәмләп әзерли. Аларның 4 баласы да Америка җирендә яшәп, татар тәрбиясен алып, өчпочмак белән пәрәмәчләр ашап үсә. Әмма Вашингтонда татар ашлары рестораны булса, һичшиксез бу зур гаилә дә, башка татарлар да, башка халыклар да йөрерләр иде, дип саный Гыйлметдинов.
Вашингтонда татарлар шактый күп, аларның Tatar DС дигән татар оешмасы эшләп килә, ел саен алар зурлап Сабануй әзерли, анда күрше штатлардан да берничә буын татарлар, аларның башка милләтләрдән булган дуслары җыела. Ягъни татар ашларын яратучылар, аларның кадерен белүчеләр, аларны «татар илчеләре» буларак дөньяга танычылуар бар.