(28 февраль 2020) «Татар авылы» конкурсында катнашучылар саны көннән көн арту сәбәпле, оештыручылар бәйгенең вакытын үзгәртергә һәм хезмәтләрне 10 нчы мартка кадәр кабул итәргә дигән карарга килде.
Конкурс 2020 елның 14 февралендә башланып, эшләр 29 февральгә кадәр кабул ителергә тиеш иде. Хәзерге вакытта Россия төбәкләрендәге татар авылларыннан да күп кенә кызыклы язмалар, фотосурәтләр килә.
«Татар авылы» конкурсының нигезләмәсе сайтның рәсми сәхифәсендә урнашкан. Конкурс таләпләрен төгәл үтәү сорала.