Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар дизайнеры милли бизәкне хәтерләтүче печенье пешерергә өнди

Татар дизайнеры милли бизәкне хәтерләтүче печенье пешерергә өнди

admin 10.07.2016

(10 июль, 2016 ел) Казанда яшәүче 27 яшьлек дизайнер Резеда Әһлиулова милли бизәкләр рәвешендәге печенье формалары җитештерә башлаган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр итте.

1028

Резеда Әһлиулова милли төсмерле эшләнмәләр — агачтан изү, брошка, кулон, алкалар ясаучы дизайнер буларак күптән билгеле, ул ясаган әйберләрне Казанда һәм башка шәһәрләрдә үткән милли чараларга йөрүче кызларда еш күреп була. Печенье формаларын Резеда экологик чиста пластиктан 3D-принтерда ясый. Дизайнер әйтүенчә, «милли» печенье пешерергә теләүчеләр дә шактый булып чыккан, бигрәк тә лалә чәчәге рәвешендәге формаларны үз итәләр икән. Дизайнер лалә төсле печеньеларны төсле глазурь белән бизәп ясарга киңәш итә.

Резеда үзе Тольятти шәһәреннән. Казанга ветеринария академиясенә укырга килгән һәм монда төпләнеп калган. Ветеринар өлкәсе белгечлегеннән рәсем сәнгатенә ничек кереп киттегез дигән сорауга ул балачактан рәсем ясарга яраттым дип җавап бирде. Үскәч тә әлеге шөгылен ташламаган, башта кибеттән сатып алынган әзер эшләнмәләрне бизәгән. Соңрак татар милли бизәкләре төшерелгән бизәнү әйберләре ясый башлаган. Бу эшендә аңа ире Тимур да теләктәш, ул да дизайнер.

1029

Бизәнү әйберләренең нигезен тәшкил иткән агач өлгеләрне Резедага җиһазлар ясау белән шөгыльләнүче танышы әзерли. Алар лазер җайланмасында эшләнә. Аннары ул аларны акрил буяулар белән буйый. Бизәкләрне үзе уйлап табарга, кабатламаска тырыша.

Резеда үзе бу эшен бизнес дип түгел, ә яраткан шөгыль дип атый. Киләчәктә мондый үзенчәлекле бизәнү әйберләрен тагарга теләүчеләр артыр дип өметләнә. Образдагы милли детальләр хатын кызны кабатланмас итә, ә милли бизәк формасындагы печенье табынны ямьләндереп, өйне бизәп, аңа татар рухы өстәп тора, дип саный ул.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57