(23 март 2015) Бүгенгә 150 халыкара, Россия, республика компанияләре һәм шәхси затлар доменлы исемнәр булдыру турындагы заявка бирде.
Бүген .tatar зонасында доменлы исемнәрне ачык теркәү башланды. Доменлы исемнәрне теркәү мөмкинлеге интернет-ресурс булдыру планнары .tatar. домены миссиясенә туры килгән барлык теләүчеләргә дә бирелгән.
Доменлы исемне теркәү өчен аккредитацияләнгән теркәүчеләрнең берсенә мөрәҗәгать итәргә яки теркәү сайты аша якынча заявка бирү зарур.
Бүгенгә 150 халыкара, Россия, республика компанияләре һәм шәхси затлар доменлы исемнәр булдыру турындагы заявка бирде, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: «Татар информ» ИА