(8 декабрь, 2015 ел) Россиядә Әдәбият елы уңаеннан, “2016-2017 елларда РФ халыклары милли әдәбиятына ярдәм итү программасы” эшләнелде. Ул РФдагы милли телләрдән рус теленә әдәби тәрҗемә белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм итүне, заманча проза, шигърият, драматургия үрнәкләре тәрҗемәләрен 2016-2017 елларда басылачак антология өчен әзерләүне күздә тота.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы тарафыннан уздырылган матбугат конференциясендә “Идел” журналы баш мөхәррире урынбасары, проектның экспертлар советы әгъзасы Алия Кәримова хәбәр итте.
“Проект – федераль, һәм ул Бөтенроссия әдәби контекстын үз эченә алган. Билгеле булганча, Россиядә 44 әдәби тел бар һәм хәзер системалы рәвештә тәрҗемә белән шөгыльләнә торган оешма да, тәрҗемәчеләр дә юк. Бу проект, әлеге хәлне бераз җиңеләйтү максатыннан, гамәлгә ашырыла”, — диде ул.
Төбәкләр арасында багланышларның шактый озак вакытлар югалып торуы да илдәге “кече милләт” вәкилләренең бер-берсенең әдәбияты белән таныша алу мөмкинлеген киметә. Проектның бер үк вакытта параллель рәвештә берничә төбәктә гамәлгә ашырылуы белгечләрне барлау, текстларны тәрҗемә итеп, бергә туплау мөмкинлеге бирә.
Татар теленә килгәндә, Алия Кәримова әлеге 44 милли әдәби телләр арасында аның аерым урын алып торуын билгеләп үтте.
“Элегрәк татар әдәби әсәрләрен рус теленә күпләп тәрҗемә итәләр һәм алар рус әдәбияты кыйммәтләренә әйләнә иде. Хәзер исә китап укырга яратучы рус кешесеннән татар әдәбияты вәкилләрен сорасак, иң яхшы очракта Муса Җәлил исемен атарга мөмкиннәр. Аны да шагыйрь буларак түгел, ә Советлар Союзы Герое буларак телгә алалар”, — дип, бу мәсьәләдә проблеманы кузгатты ул.
Журналистлар белән очрашуга килгән «Объединенное гуманитарное издательство» ЯАҖ генераль директоры Дмитрий Ицкович сүзләренчә, проект 3 елга исәпләнгән. Аның максатларының берсе — антология бастыру. Билгеле инде, анда һәр милләт әдәбиятын киң чагылдыру мөмкин булмаячак.
“Проект әдәби телләрне системалаштыру белән дә шөгыльләнә. Һәр төбәктә җирле редакция советы булдырылачак һәм аңа эшчәнлеге әдәбият белән бәйле түрәләр, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре кертеләчәк. Моннан тыш, федераль совет оештыру планлаштырыла”, — диде ул. Әлеге советлар антологиягә керәчәк 3 әсәрне билгели. Китапны исә интернет челтәрендә һәм китапханәләрдә күрергә мөмкин булачак.
Проект тәрҗемәчеләрне, тел белгечләрен берләштерү, үзара аралашу мәйданы булдыруны да күздә тота.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды