(16 декабрь, 2015 ел) ТР Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды «Хәзинә» дигән яңа проектны гамәлгә ашыра. Фонд рус һәм татар телләрендә популяр татар әкиятләре яздырылган dvd-диск чыгарды. Проект авторлары җыентык белән журналистларны да таныштырды.
Әдәбият елында мондый проектның тормышка ашырылуы табигый. Ике телдә — рус һәм татарча әзерләнгән җыентыкта ун әкиятне карарга яки тыңларга гына түгел, ә укырга да мөмкин. Рәссам Альберт Галимов, композитор Радик Сәлимов һәм актер Зөлфәт Закиров “Балаларга әкиятләр” дигән җыентыкны сабыйлар өчен генә түгел, ә бәлки өлкәннәр дә кызыксынырлык итеп эшләргә тырышкан. “ Алтын битлек”, “Рамай энҗеләре”, “Көнгә күренмәс Сылу-Көмеш” һ.б әсәрләр чыннан да һәр кеше күңеленә үтәрлек итеп тәкъдим ителә.
Оештыручылар билгеләп узганча, диск яздырганда файдаланылган яңа мультимедиа-технологияләр татар халык авыз иҗаты әсәрләре белән танышуны гаять кызыклы итә.
Татар һәм рус телләрендә 1000 данәдә дөнья күргән dvd-диск балалар йортларына, мәктәпләр, балалар бакчасы, шулай ук, чит җирләрдә гомер итүче милләттәшләребезгә дә таратылачак.
«Замана балаларын милли фольклорыбыз һәм әдәбиятыбыз белән якыннан таныштыруда мультимедиа форматы менә дигән алым. Әкиятләрдә милли мирасыбыз саклана, проектыбызның исеме үк “Хәзинә” дип атала», — ди проектның кураторы, Татарстан Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды директоры Нурия Хашимова.
Казанда “Шәҗәрә” мюзикл-квест премьерасы
19 декабрь көнне “Әкият” балалар үзәгендә “Шәҗәрә” дигән мюзикл-квест премьерасы тәкъдим ителә. Бу чара Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Мәдәният үсешенә ярдәм фонды һәм Татарстан җыр һәм бию ансамбле, “Дорога из города” бию театры, “Барби-коктейль” балалар ансамбле, Казан театр училищесы белән берлектә әзерләнгән.
“Шәҗәрә” (“Дерево жизни”) мюзиклы адәм баласының бу тормышта үз урынын табу, эзләнүләрен үзгә, гадәти булмаган форматта күрсәтә. Спектакльдә тамашачы шәхсән үзе дә катнашачак. “Якты, ачык төсләр, заманча сәхнә алымнары, музыкаль аһәңннәр, татарның атаклы шагыйре Г.Тукай шигырьләрен дә икенче төрле яктан ачарга мөмкинлек бирәчәк”, — дип ышандыра проектның балетмейстры Лилия Баһаутдинова.
Музыкаль сәхнә әсәре ике телдә барачак. Ул яшүсмерләргә адресланган булса да, тамаша 6 яшьлек балаларга да кызыклы булачак. Премьераны 19 декабрь көнне “Әкият” балалар үзәгендә 15.00 һәм 17.30 сәгатьләрдә тамаша кылырга мөмкин.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды