Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар энциклопедиясенең V томы дөнья күрде

Татар энциклопедиясенең V томы дөнья күрде

admin 16.06.2017

(16 июнь, 2017 ел) Татарстан Президенты Указы нигезендә, “Татар энциклопедиясе”нең 5нче томы татар телендә дөнья күрде. Ул Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия һәм төбәкне өйрәнү институты тарафыннан эшләнеп басмага әзерләнде.

2021

Бу хакта Татар энциклопедия басмаларын татар телендә әзерләү бүлеге җитәкчесе, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, филология фәннәре кандидаты Алсу Яруллина хәбәр итте.

“Татар энциклопедиясе” – татар халкы һәм Татарстанның борынгы чордан алып безнең көннәргә кадәрге тарихын яктырткан фәнни универсаль басма, — ди Алсу Яруллина. —  Бу томда “Р”, “С”, “Т” (1нче өлеше) хәрефләренә багышланган 3824 мәкалә урын алган. Аларның 1500е шәхесләргә багышланган, 950дән артык иллюстрация бар. Бу басма рус телендә чыккан энциклопедиянең тәрҗемәсе генә түгел. Аңа 100дән артык яңа мәкалә өстәлде, күбесе яңартылды, төзәтелде, яңа статистик мәгълүматлар белән тулыландырылды”.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57