Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең VIII хисап-сайлау конференциясе була

Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең VIII хисап-сайлау конференциясе була

admin 10.03.2015

(10 март 2015)  Анда “РФ төбәкләрендә милли мәгариф”, “РФ төбәкләрендә ТР Мәдәният министрлыгы грантларын тормышка ашыру” темаларына министрлар белән очрашу каралган.

14 мартта “Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасының VIII хисап-сайлау конференциясе уздырыла. Конференция сәгать 11дә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының актлар залында (Казан шәһәре, Петербург урамы, 12 нче йорт, 3 нче кат) үтәчәк.

Әлеге чарада РФ Президенты администрациясе, РФ Мәдәният министрлыгы, ТР хакимияте вәкилләре катнаша. Шулай ук Россия төбәкләреннән татар милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре һәм активы, иҗтимагый оешмалар, ММЧ вәкилләре дә чакырылган, дип хәбәр итә мохтарияттән Илмира Камаева.

Аерым алганда, конференциянең көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралачак:
Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең 2011-2014 еллар өчен хисабы;
контроль-ревизия комиссиясе хисабы;
“Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасы Советын сайлау;
контроль-ревизия комисиясенә сайлаулар һәм башка сораулар.

Конференция кысаларында «Россия Федерациясе төбәкләрендә милли мәгариф» темасына ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов белән, «Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы грантларын тормышка ашыру» темасына ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән эшлекле очрашулар оештырылачак.

Искәртеп үтәбез: “Татар федераль милли-мәдәни мохтарияте” иҗтимагый оешмасы 1998 елдан бирле гамәлдә һәм ул хәзер 30 төбәкнең татар милли-мәдәни мохтариятен берләштерә; идарә органы — Совет, ә Совет рәисе — Илдар Ирек улы Гыйльметдинов.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57