Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Яңа документ дәүләт милли сәясәте мәсьәләләрен дә колачлый

Яңа документ дәүләт милли сәясәте мәсьәләләрен дә колачлый

admin 16.03.2015

(16 март 2015) Татар федераль милли-мәдәни мохтариятенең  хисап-сайлау конференциясе резолюциясе проекты кабул ителде. Анда дәүләт милли сәясәте, татарларның тарихи мирасы, этномәдәни байлыгы өлкәсендә мәгълүмати мәйданны киңәйтүне гамәлгә ашыру буенча бурычлар бар.

 ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгында уздырылганТатар федераль милли-мәдәни мохтариятенең VIII хисап-сайлау конференциясе азагында резолюция проекты кабул ителде. Әлеге мохтарият Советы рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов җитәкчелегендә үткәрелгән конференциядә РФ мәдәният министры урынбасары Александр Журавский, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.

Кабул ителгән резолюция проектында әлеге конференциянең “Россия милләтен ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәни үсеше” федераль максатчан программасы һәм “Татар халкының милли бердәмлеген саклау (2014-2016 еллар)” ТР дәүләт программасының әһәмиятен тануы ассызыклана. Документтагы бурычларның бер өлеше дәүләт милли сәясәте мәсьәләләрен колачлый. Конференция делегатлары бу юнәлештә, аерым алганда, татар халкының милли үзаңын, мәдәниятен һәм телен үстерү, тарихи-мәдәни мирасын саклап калу һәм үстерү, милләтара теләктәшлек һәм хезмәттәшлек буенча эшчәнлекне, Россиянең дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча федераль, төбәк һәм муниципаль программаларны камилләштерү эшчәнлеген активлаштыру бурычларын әһәмиятле дип саный. Резолюция проектында хакимият, иҗтимагый оешмалар, фәнни, педагогик, иҗади җәмәгатьчелек, гаммәви мәгълүмат чаралары белән үзара йогынты ясау механизмнарын ныгытып, РФ төбәкләрендә татар милли-мәдәни мохтариятләре булдыру һәм аларның үсешенә булышлык күрсәтү зарурияте дә ассызыклана. Конференциядә катнашучылар татар теленә өйрәтү, тел мәйданын киңәйтүдә мөмкинлекләр тудыруны активлаштыруны максат итеп куя. Алар фикеренчә, моңа Россия төбәкләрендә булган һәм яңа ачылган белем бирү оешмалары, укыту программалары, якшәмбе мәктәпләре эшчәнлеген ныгытуга булышлык күрсәтү нәтиҗәсендә ирешеп була.

Документта яшь буынны милли рухта тәрбияләү мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтелә. Бу уңайдан мохтариятләр алдына ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, “Идел” яшьләр үзәге оештырган балалар җәйге сәламәтләндерү лагерьларында, профильле сменаларда, яшьләр проектларында катнашу мөмкинлеген тулы көченә файдалану; яшьләр һәм яшьләр оешмалары белән эшчәнлеккә аерым әһәмият бирү, аларны милли мәдәниятне, телне үстерү эшенә тарту һ.б. бурычлар куела.

Резолюциядә татар халкының тарихи мирасы һәм этномәдәни байлыгы өлкәсендә мәгълүмати мәйданны киңәйтү, төрле заманча ысуллар файдаланып, мәгариф проектлары һәм программалары булдыру юнәлешендә максатчанрак эшләргә; Россиядә игълан ителгән Әдәбият елы кысаларында төбәкләрдә, татар телендә иҗат итүче яшь каләм ияләре катнашында әдәби чаралар, иҗади остаханәләр оештыруга зур әһәмият бирергә кирәклеге турында билгеләп узыла. Әлеге документ проекты кысаларында гаиләнең милли кыйммәтләрен үстерүгә юнәлтелгән этномәдәни программаларны тормышка ашыру; актив рәвештә этник бердәмлек һәм тарихи-мәдәни байлыкларны үстерү программаларына халкыбыз өчен рухи яктан әһәмиятле булган Болгар шәһәрен кертү; милли-мәдәни мохтарият җитәкчеләре, активистлары өчен төрле юнәлешләрдә, шул исәптән башкарма хакимият органнары белгечләрен чакырып, дистанцион укыту формасын, мәгълүмати технологияләр файдаланып, һәрдаим укыту семинарлары үткәрү мөмкинлеге дә карала.

Конфереция делегатларының мөрәҗәгатьләре, тәкъдимнәре дә резолюция проектына кертелде. Алар арасында Россия төбәкләрендә милли сәясәтне тормышка ашыру буенча башкарма хакимият төзелешен, аларның кадрлар составын ныгыту; милли-мәдәни мохтариятләр институтын ныгыту максатыннан, грант конкурслары системасы аша эшчәнлеккә ярдәм итүне үстерү; төбәк телевизион каналлары мөмкинлекләрен файдаланып, Россия халыкларының этник бердәмлеген үстерүдә федераль телевизион каналларның ролен күрсәтү тәкъдимнәре бар. Конференциядә катнашучылар ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына, Татарстаннан читтә урнашкан төбәкләрдә милли мәгариф системасы өчен кадрлар әзерләү мөһимлеген исәпкә алып, республика югары уку йортларында профильле белем алу өчен Россия төбәкләреннән булган абитуриентларына максатчан урыннар бүлеп бирүне арттыру мөмкинлеген карау мөрәҗәгате белән дә чыкты.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57