Бәйгене “Татар дулкыны” Иркутск төбәк иҗтимагый татар-башкорт яшьләр үзәге, “Татар-башкорт мәдәни үзәге” Иркутск өлкә иҗтимагый оешмасы уздыра.
Конкурста никахлары рәсмиләштерелгән һәм 4-8 кешедән торган гаиләләр катнаша ала. Гаиләдәге ир һәм хатынның яше 40 тан артмаска, балалар исә 3-12 яшьлек булырга тиеш. Команданың бердәм формадан булуы да шарт. Татар, башкорт, кырым татары яки катнаш (ир яки хатыны татар булуы таләп ителә) гаиләләре әлеге бәйгедә катнашырга хокуклы.
Оештыручылар сүзләренчә, конкурс максаты − гаилә институтының дәрәҗәсен үстерү, татар гаиләләрендә гореф-гадәтләрне саклап калу, гаиләдәге мөнәсәбәтләрдә әхлаклылыкны арттыру һ.б.
“Татар гаиләсе” милли конкурсында катнашу өчен 1,5 мең сум күләмендә оештыру взносы кертергә һәм заявкаларны 10 февральгә кадәр baikdul@gmail.com электрон адресына җибәрергә кирәк.
Бәйгедә катнашучылар берничә этапны үтәргә тиеш була. Иң элек, алар үзләренең гаиләләрен тәкъдим итә һәм жюри әгъзаларына алдан ук әзерләп килгән шәҗәрәләрен тапшыра. Икенче этап — иҗади. Анда татарча җыр, шигырь, бию һ.б. башкарырга, гаиләнең иҗади сәләтен күрсәтергә кирәк. “Әбинең пәрәмәчләре” дип аталучы этапта татар милли ризыклары (баллы һәм баллы булмаган ризык, эчемлек (2 төрле) урын алган өстәл әзерләү шарт. Шулай ук катнашучыларны тапкырлыкта, җитезлектә дә тикшерәчәкләр. “Өй эше” этабында конкурста катнашучылар үзләренең гаиләләре турында видеоролик әзерләргә тиеш була.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак, дип хәбәр итә “Байкал дулкыны” сайты.