Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар гаиләсе Коломнадагы милли туйлар фестивалендә килен төшерү йоласын күрсәткән

Татар гаиләсе Коломнадагы милли туйлар фестивалендә килен төшерү йоласын күрсәткән

admin 16.06.2016

(16 июнь, 2016 ел) Мәскәү өлкәсе Коломна районы “Олимп” парк-отелендә “Бер ил – бер гаилә” I милли туйлар фестивале уздырылды. Шушы күп милләтле уртак зур чарада Сергей Гыйләҗев белән Ольга Ляминалар татар халкы исеменнән чыгыш ясаган.

scen

Фестивальдә 12 пар – Коми, Удмуртия, Чуашия, Татарстан, Башкортстан, Дагстан, Мордовия, Чечня, Калмыкия, Төньяк Осетия–Алания, Кабарда-Балкария республикалары, Мәскәү өлкәсе вәкилләре милли туй киемнәрендә язылышкан. Чарада Мәскәү өлкәсе Хөкүмәте рәисе урынбасары Эльмира Хәймурзина, өлкәнең ЗАГС Баш идарәсе башлыгы Елена Филатова, Россия Герое Елена Серова да катнашкан.

Шушы күп милләтле уртак зур чарада Сергей Гыйләҗев белән Ольга Ляминалар татар халкы исеменнән чыгыш ясаган. Алар үз никахларын рәсми рәвештә теркәп кенә калмыйча, татарлардагы яшь килен төшү йоласын да күрсәткәннәр.

Яңа гаилә башлыгы Сергей Гыйләҗев милли туйлар фестивалендә катнашуны ЗАГСка гариза бирергә баргач тәкъдим итүләрен әйтте. Сергей да, Ольга да Татарстаннан читтә — Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә туып үскәннәр. Фестивальдә татар вәкилләре буларак катнашуга этник тамырлар тартты, дип аңлатты Сергей Ринат улы.

“Җәмәгатем белән икебезнең дә нәселебездә — татарлар, уртак бәйрәмебез шулай үзенчәлекле, милли рухлы килеп чыгуына без канәгать, тик әзерлекне генә бераз алданрак башлыйсы калган”, — диде ул.

12312

Һәр төбәк үз милли мәдәниятенең киңкырлылыгын милли костюмнар, көнкүреш әйберләре, ризыклар, җыр-биюләр аша махсус каралган чатырларда чагылдырырга тырышкан. Татарстан вәкилләре буларак өйләнешкән пар татарларда килен төшерү йоласын күрсәткән. Татар киемнәре табуда, башка мәсьәләләрдә аларга ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәм иткән.

Хәзерге вакытта яшьләр ширбәт аена кече ватанга – Татарстанга экскурсиягә килергә ниятли. Кияү шундый фикере барын әйтте.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: 400дән артык кеше Instagramда татар телендә яраткан җырларын башкарган
Далее: Себертатары интернетта яшьләр өчен радио булдырган

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57