(8 июль 2015) ММЧ вәкилләре чакырыла. Иртәгә, 9 июль 10.00 сәгатьтә, «Татар-информ» МА Казанда Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатында катнашучыларга һәм кунакларга медицина хезмәте күрсәтү турында матбугат конференциясе үткәрә.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина журналистларның сорауларына җавап бирәчәк.
Чара Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 йорт, 1 каттагы брифинг-залда узачак.
Аккредитация өчен эл.адрес: pr@tatar-inform.ru.