Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татар Йолдызлар фабрикасы» финалистлары билгеле булды

«Татар Йолдызлар фабрикасы» финалистлары билгеле булды

admin 04.12.2020

(4 декабрь 2020) «Яңа Йолдыз» — татар эстрадасы тарихында яшь башкаручылар катнашындагы беренче телевизион реалити-шоу. Конкурста катнашу өчен Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 300 гариза килгән.

Снимок

11 атна дәвамында тамашачылар катнашучыларны күзәтте, аларның шәхси тормышын, туган якларын, репетицияләрен һәм сәхнә арты тормышларын күрә алды. Проектның жюри әгъзалары 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге 50 талантлы җырчыны сайлап алды, шуларның 12се финал сынауларына кадәр барып җитте. Конкурста җиңүчеләр 13 декабрьдә Татар дәүләт филармониясенең концерт залында Милли эстрада артистлары белән дуэт башкарачак.

Проект татар теле, мәдәнияте һәм татар җыры белән бәйле, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Шоуның кульминацион финалы гала-концертта узачак, анда җиңүче билгеләнәчәк. Ул 2021 елда «Татар җыры» фестивалендә чыгыш ясау хокукына ия булачак.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57