Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Татар халкы тәм-томнары милли ашлар конкурс-фестивалендә җиңү яулады

Татар халкы тәм-томнары милли ашлар конкурс-фестивалендә җиңү яулады

admin 22.09.2016

(22 сентябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында «Татарстан халыклары милли ашлары» конкурс-фестивале үтте. Милләтара гастрономик бәйрәм Казанда быел икенче тапкыр узды. (ФОТО)

кухня

Конкурс-фестивальне ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы ярдәме белән Татарстан халыклары яшьләр Ассамблеясы, Мәдәният һәм диалог үзәге, Халыкара сервис көллияте оештыра.

Конкурста катнашучылар аш-су йолалары аша кунакларны һәм жюрины төрле халыкларның мәдәнияты белән таныштыра алды. «Пешерү осталыгы» классында конкурсантлар үз милләтләренә хас булган ризыкларны тәкъдим иттеләр. Моннан тыш «Арт-класс» номинациясе дә каралган иде. Биредә авторлар азык-төлектән ясалган сәнгать эшләнмәләре белән таныштырдылар.

ккккккккк

Конкурсантлар, ягъни 13 команда, призлар өчен көч сынашты. «Татарстан халыклары милли ашлары» конкурс-фестиваленең Халыкара сервис көллиятендә үткән ачылышыннан соң катнашучылар аш бүлмәсендә үз эшен башлады. Конкурсның шартлары буенча аларның барысына да аш-су әзерләү һәм аны бизәү өчен төгәл ике сәгать вакыт бирелде.

Татарстан халыклары Дуслык Йортында Россия һәм дөньяның төрле почмакларында яшәүче халыкларга хас булган тәм-томнарны тәкъдим иттеләр. Һәр катнашучының өстәле тәмле ризыклар белән генә түгел, ә үз милләтенә хас булган атрибутика белән дә бизәлгән иде. Конкурс тамашачылары күңеленә хуш килгән һәр тәм-томны татып карый алды.

Конкурның нәтиҗәләре буенча 1 урынга татар ашлары лаек булды, 2 урынны әзербайҗан һәм 3 урынны таджик тәм-томнары яулады. Тамашачылар мәхәббәте призын Татарстан греклары милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлегенә бирделәр.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Фәнзилә Җәүһәрова: “Түгәрәк уен”ның ел саен географиясе киңәя
Далее: Фәндәс Сафиуллин: «Дөнья беткәндә ике генә кеше калса, шуларның берсе татар булсын иде»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57