Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Татар халкының этнографик күптөрлелеге» фотосурәтләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

«Татар халкының этнографик күптөрлелеге» фотосурәтләр конкурсының җиңүчеләре билгеле булды

admin 21.12.2015

(21 декабрь, 2015 ел) “Татар халкының милли тәңгәллеген саклау” дәүләт программасы кысаларында ТР Мәдәният министрлыгы “Татар халкының этнографик күптөрлелеге” фотосурәтләр конкурсы оештырды.

11 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Россиянең 10 төбәге һәм Беларусь Республикасыннан 46 конкурсант катнашты. Алардан кабул ителгән 420 эш өч номинаци буенча бәяләнелде:

  • Халык-кул эшләнмәләре сәнгате;
  • Гореф-гадәтләр һәм йолалар;
  • Портрет.

Конкурска йомгак декабрь аенда ясалды. Конкурс комиссиясе эшендә Татарстан халыклары Дуслык Йорты фоторәссамчысы Рамил Азимов та катнашты.

Катнашучыларның рейтингына нигезләнеп, җиңүчеләр билгеләнде. Алар акчалата премиягә ия булды.

Иң кызыклы эшләр Татарстан халыклары Дуслык Йортында булачак фотокүргәзмәдә тәкъдим ителәчәкләр.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57