(6 июль, 2016 ел) Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы “Татар халкының этнографик мозаикасы” (“Этнографическая мозаика татарского народа”) фотоконкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Эшләр шушы номинацияләр буенча каралачак: йолалар һәм гореф-гадәтләр, халык-кулланма сәнгате, портрет.
Конкурста профессионаллар да, өйрәнчекләр дә катнаша ала. Җиңүчеләр акчалата призга ия булачак.
“Татар халкының этнографик мозаикасы” фотоконкурсы беренче тапкыр 2014 елда үткәрелгән. Иң яхшы дип табылган эшләр Татарстанны Чехия, Венгрия һәм Монголиядә тәкъдим иткән.
Конкурста катнашучылар үз эшләрен 2016 елның 1 сентяберенә кадәр тапшырырга тиеш.