(6 октябрь, 2016 ел) Татарстанда «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсы җиңүчеләрен өч номинациядә бүләкләделәр. Татарларның милли бердәмлеген саклау һәм үстерү турындагы иң яхшы эш авторлары 65, 45 һәм 25 мең сумлык премияләр белән бүләкләнде.
«Портрет» номинациясендә беренче урынны яулап, 65 мең сум күләмендәге премиягә Казан фотографы Максим Богодвид «Гармонист» эше белән лаек булган. Мәскәү рәссамы Георгий Тамбулов «Экскурсовод Регина» һәм «Киек авылы өлкәннәре» эшләре белән икенче урынга чыккан. Аңа 45 мең сум премия тапшырылган. Ә өченче урынны казанлы Андрей Титов “Симетбаш саклаучылары” — «Хранительницы из Симетбаша» эшләре сериясе белән яулап 25 мең күләмендәге премия алган .
«Традицияләр һәм йолалар» номинациясендә «Менә бу – Сабан туе!» эшләре сериясе белән Казанда яшәүче Фәрит Зыятдинов беренче, ә икенче урынга Алексей Насыйров «Сабан туе» һәм «Ифтар» цикллары белән чыккан. Өченче урын — мәскәүле Георгий Тамбуловта.
«Халык гамәли сәнгате» номинациясе осталары арасыннан жюри беренче урыннны билгели алмаган. Икенче урын өчен диплом һәм 45 мең сум акчалата премия Казан фотографы Әсгат Габдуллинга «Оста чигүче Рушания апа» эше өчен тапшырылган. 25 меңлек өченче урынга Волгоградтан фоторәссам Ринат Рәхмәтуллин лаек булган.